

Менә берничә ел инде “Борай яңарышы” кооперативын җитәкләүче Камо Зилфугарян да үзләрендә җитештерелгән төрле мал һәм кош-корт ите продукцияләре, дуңгыз салосы белән сату итте. Шулай ук “Башкортстан гөмбәсе” кооперативын җитәкләүче Альберт Арсланов та Борайда үстергән гөмбәләре, төрле гөмбә ризыклары белән күргәзмәдә катнашты. Елдан-ел масштаблырак була барган чарада быел дүрт көн эчендә 22 меңнән артык кеше килгән. Традиция буенча, чара ахырында агрофорум һәм күргәзмә кысаларында узган тармак конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны алтын, көмеш һәм бронза медальләр, дипломнар белән бүләкләү булды. Шулар арасында “Борай яңарышы” һәм “Башкортстан гөмбәләре” кооперативларын җитәкләүче Камо Зилфугарян һәм Альберт Арсланов алтын медальгә һәм беренче дәрәҗә Дипломга лаек булды.