

Крестьян-фермер хуҗалыгы сөтчелек тармагын үстерү, табышлы итү өчен 500 гектар мәйданда җирләр эшкәртә. Шуның 300дән артык гектарында бөртекле ашлык игелә һәм азык культуралары үстерелә. Узган ел үзенчәлекле килде. Хуҗалыкта мөгезле эре терлекнең гомуми баш саны 150гә җиткән, шуның 50се савым сыерлары. Сөт җитештерүне тагын да күтәрү максатыннан савым сыерларының баш санын арттырачаклар.
Ни өчен биредә аклы-каралы токымлы сыерлар асрала? Чөнки бу токым сыерларның нәселдәнлеге көчле һәм югары сыйфатлы продукт бирү ягыннан да алар иң ышанычлысы. Затлы токымлы малларны асрауның үз таләпләре дә бар. Сыерларның туклану рационы балансланган: печән, салам, тиешенчә фураж салына. Бөтен таләпләрне җиренә җиткереп үтәгәнгә сыерларның продуктлылыгы да югары.
Хуҗалык җитәкчелегенең төп максаты – экологик яктан чиста, югары сыйфатлы сөт җитештерү. Бүгенге көнгә биредә тулаем савым тәүлегенә 900 литр тәшкил итә, бер сыердан уртача 20 литр сөт савып алына.
– Бозаулардан калган 750 литр сөтне Балтач сөт заводына тапшырып барабыз. Әлегә башмаклар да бозаулый, апрель ахырына тагын да күбрәк сөт савып алачакбыз. Ә җәен инде, җәйләүгә күчкәч, савым икеләтә артачак. Яз җитте, көн җылытты, маллар да утарда рәхәтләнеп торалар, – ди хуҗалык башлыгы Илия.
Әйе, бу хуҗалык ихатасына килеп керү белән бер утарда симертүгә куелган үгезләр каршы алса, икенче утарда башмаклар мөгрәп торалар. Ферма ихатасы тулы мал азыгы да бик сөенечле күренеш. Азыгы булган хуҗаның малы да көр була диләр. Биредә дә нәкъ шундый күренеш. Бөтен җирдә тәртип. Илия Рәзиф кызы фермер хуҗалыгын берүзе генә җитәкләми, аның уллары Алмаз, Алмир һәм Азамат әниләренә һәрвакыт зур терәк һәм ярдәмче.
– Улларым минем универсал, чөнки алар терлекче дә, механизатор да, водитель дә, оператор да, – дип елмая әни кеше. – Менә тиздән чәчүгә чыгар вакыт та җитә. Бу эшне дә балаларым белән башкарып чыгармын дип ышанам. Чәчүгә бар да әзер. Техника да, агрегатлар да, орлыклар да. Көннең ныклап җылытып, җир җилләвен көтәбез.