

– Сыерлар бозаулап бетте. Сөт тә арта. Шуның белән бергә сөт продукцияләре җитештерү дә арта. Ак һәм кызыл эремчек, каймак, катык эшлибез,– ди Ләйсән.
Әйе, район үзәгендәге кайсы гына кибеткә кермә, Кузбай авылы фермеры Хәмитҗанова җитештергән сөт ризыкларын еш очратырга була. Сыйфатлы продукциянең кибетләргә килүен көтеп алучылар да бар, шуңа күрә “ә” дигәнче көннеке-көнгә сатылып бетеп бара.
Маллар тулы рацион белән ашатыла. Терлекчеләр Фридрих Минилбаев белән Артем Исиметов кул көче белән җигүле атка төяп, малларга азыкны утарга ташыйлар. Узган ел уңдырышлыгы белән күп кенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне шатландырды. Шунлыктан, кайсы гына хуҗалыкка кермә мал азыгы артыгы белән дип, шатланалар.
“Хәмитҗанова” крестьян-фермер хуҗалыгында да шундый хәл. Ферма ихатасындагы техника һәм агрегатлар күптән инде чәчүгә чыгарга әзер. Орлык та җитәрлек күләмдә салынган. Ләйсәннең тормыш иптәше, механизатор булып эшләгән Илһам Хәмитҗанов та хуҗалыкның төп ярдәмчесе. Аңардан башка бер генә эш тә биредә башкарылмый. Киләчәктәге планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде дигәч, Ләйсән елмаеп кына ферма ихатасында төзелә башлаган бер бинага карап: «Менә бу булачак гаражны төзеп бетерсәк, менә бу мал абзарын зурайта алсак, мин бу елда иң бәхетле кеше булам», – дип җаваплады.