

Читтән караганда игенче-механизаторларның эше җайлы, сезонлы эш кебек тоела. Хуҗалыкка яңа техника, заманча комбайннар кайтарыла, эш шартлары яхшыра, уңайлыклар булдырыла. Әмма бу – төптән дөрес булмаган фикер. Механизаторларның хезмәте – үтә дә җаваплы, авыр эшләрнең берсе. Язгы чәчү дисеңме, мал азыгы хәзерләүме, урып-җыю кампаниясеме, терлекчелектә малларга ашарга кертүме – болар барысы да ел әйләнәсенә трактор кабинасыннан төшмәгән механизаторларның хезмәте белән башкарыла. Камил дә шушы уңган, тырыш механизаторлар рәтендә.
1963 елда Чишмә-Борай авылында Фәрхетдиновлар гаиләсендә дөньяга килгән ир бала туган авылын, туган җирен бернигә дә алыштырмый, авылда төпләнеп кала. Яңа Тазлар мәктәбен тәмамлау белән, Бөре шәһәренә юллана. Анда һөнәрчелек училищесында механизаторлыкка таныклык ала. Менә шунда аның хезмәт юлы элеккеге “Восток” хуҗалыгыннан башланып китә. Яшь, энергияле механизатор бар күңелен биреп эшли. Туган туфрагының кадерен белеп, басуларны эшкәртә. Яшь кенә булса да илке-салкы йөрми, эшен җиренә җиткереп башкара. Ул эшкәрткән басуларның бер генә почмагы да сөрелми калмый. Бер ел тирәсе биредә эшләгәч, Камилгә хәрби бурычын үтәү сәгате җитә. Ике ел Красноярскийда хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, тагын шул ук тракторына утырып, эшен дәвам итә. Һәм берничә дистә ел узса да, ул үз эшен беренче көнге кебек намус белән башкара.