

Бу семинарда «Колос» хуҗалыгыннан Айдар Рәхимов, Ленин исемендәге хуҗалыктан Илдус Хаҗиев, «Фәхретдинов» һәм «Зарипов» крестьян-фермер хуҗалыкларыннан Илнур Фәхретдинов белән Салават Зарипов, район ветеринария станциясенең әйдәүче ветеринар табибы Илдус Әхмәдуллин, авылларның ветеринар фельдшерлары Фоат Камалов, Илдар Мортазин, Флорит Шаматов һәм Марсель Шакиров катнашты. Белгечләрнең квалификациясен күтәрүне әйдәп баручы ветеринария табибы, Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясенең мобиль экспресс лабораториясе җитәкчесе Ф. Йөзлекбаев үткәрде. Семинарның төп өлешендә хайваннарның сәламәт үрчемен алуга, бактериаль вируслы һәм неонаталь авыруларга, аларны йоктыру юлларына һәм хайваннар организмында үсеш куркынычы факторларына кагылышлы мәсьәләләр каралса, практик өлешендә хайваннарны клиник диагностикалауның барлык кирәкле ысулларын, патологик һәм биологик материаллардан пробалар алу кагыйдәләрен күрсәтү булды.