Авыл хуҗалыгы
15 март 2023, 05:55

Җиргә булган мәхәббәтен хезмәтенә сала

Ул һәр көнне таң беленү белән уяна. Гомер буе кояш белән бергә торырга гадәтләнгән, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Бустанай авылында туып-үскән һәм туган авылда хезмәтен салган Ришат Мәгъруповны районда белмәгән кеше юктыр. Буыннан-буынга килгән җиргә булган мәхәббәтен, бар гомерен ул авыл хуҗалыгы белән бәйли.

Җиргә булган мәхәббәтен  хезмәтенә салаҖиргә булган мәхәббәтен  хезмәтенә сала
Җиргә булган мәхәббәтен хезмәтенә сала

Урта мәктәптән соң, Уфада авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган көннән бирле кайда гына эшләсә дә, шунысы куанычлы, үзе артыннан һәрвакыт матур эзләр калдырып, үзен сагынып искә алырлык итеп хезмәт итә. “Нинди генә вазыйфада булсам да, эшемә җаваплы карадым. Көч түкмичә генә бер уңыш та килми. Вакыт узсын өчен йөргәннең нәтиҗәсе булмый. Һәрвакыт халык белән үзара аңлашып яшәүне, алар мәнфәгатен беренче чиратта куеп эшләүне үземә максат итеп алдым”, – ди Ришат Канәви улы. 1985 елда “Прогресс” совхозында агроном булып башланган хезмәт юлын, 1987 елда туган авылы Бустанайда К.Маркс исемендәге колхозда дәвам итә.
Нишләп агроном һөнәрен сайладыгыз дигәнгә Ришат ага елмаеп кына: “Мин җирне яраттым, җирдә эшләргә яратам, шуңа күрә ике дә уйлап тормыйча агроном булдым. Эшемне төгәл башкарган өчен дә җаваплы вазыйфада эшләдем. Тик вакыт үтү белән хезмәтемнең нәтиҗәсен тоймый башладым. Шуннан инде Бустанайда фермер хуҗалыгы төзедем. Эшемне ачканда дәүләттән ссуда алып башладым. Заманасы да тотрыклы булмагач, акчаны күп алмадым. Басучылык тармагы буенча ачылган хуҗалыкка, әлбәттә, җир эшкәртү өчен техникасы да кирәк бит инде. Шуңа күрә колхоздан иске трактор сатып алып, аны ремонтладык. Бу вакытта минем хуҗалыкка колхозда шофер булып эшләүче Илһам Хәлиуллин да кушылды. Аннары инде икенче язны Бустанайның яшьләре Фәнзил Нәбиуллин белән Рәүдәт Хәлиуллин да безнең фермерлар хәрәкәтенә керде. Менә шулай итеп җир мәйданы 103 гектарга җитте. Сайлаган юлыбыз дөрес булды.1991 елда районда без беренчеләр булып крестьян-фермер хуҗалыгы төзесәк, бүген исә районда берничә дистә крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Һәр эшнең үз авырлыгы, шуңа күрә ничек кенә булмасын алга, киләчәккә карап яшәргә кирәк, бердәм булганда авырлыкларны җиңеп чыгып була”, – дип җавап бирде.
Авыр чорда эшләргә туры килә аңа. Ул хуҗалыкны икътисадый яктан түбән тәгәрәгән бер чорына эләгә. Тирә-якта колхозлар бетә, авыл халкы эшсез кала. Менә шушы вакытта Ришат үзен кулга алып, авылны бетермәс өчен 1991 елда районда иң беренче крестьян-фермер хуҗалыгы төзи. 63 гектар мәйданда җир рәсмиләштереп, үзен җиргә багышлый. Арендага техника алып, бодай үстерә. Бу чор аның хезмәт юлында иң сыналган еллары булгандыр. Менә шулай итеп авыл халкына эш урыннары булдыра. Хуҗалыкка чын мәгънәсендә яңа сулыш өрә. Биредә эшләгән чорын дистә еллар буена фермер буларак башкарылган эшләрне Ришат Мәгърупов бүген дә бәйнә-бәйнә сөйли, һәрберсенә ифрат күп көч түгелгәнлектән, һәрберсе йөрәктә саклана.
2012 елда авыл картаеп, эшче көчләр беткәч, фермер хуҗалыгын ябарга мәҗбүр була. Бүгенге көндә исә Мишкә, Борай һәм Бөре районнары буенча агрохимик вазыйфасын башкара. Районда мул уңыш алу өчен җир уңдырышлыгын тикшерү аның өстендә. Һәр хуҗалыкка барып, һәр басуның туфрагын алып, Уфадагы махсус лабораториягә илтеп, тикшертеп, кайсы басуга нинди минераль ашламалар җитмәвен ачыклап йөрүче ул. Аның ярдәме, белеме белән өч районның авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләре җирләрен ашлап, мул уңышка ирешә. Аның төп максаты игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алуга юнәлдерелгәнлектән, таләп-чән белгеч күзеннән бер генә җитешсезлек тә читтә калмый. Гомумән, гомер буе җитәкчелектә эшләгән Ришат Мәгъруповка иң элек үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлеге төп сыйфатларының берсе булып кала.
“Җир – байлыкның анасы, хезмәт – аның атасы”, ди халкыбыз мәкале. Шушы гыйбарәнең асылын яшьли аңлап, туган җиренә бирелгән, яраткан хезмәтендә бәхет тапкан Ришат Мәгъруповны ничек ир солтаны димисең?

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас