

Бадракта 11нче сыйныфны тәмамлагач, армия сафына алына. Беренче Чечен сугышында катнаша. Хәрби бурычын намус белән үтәп, туган авылына, туган йортына кайтып төшә. Армиядән кайткан егет киләчәктә һөнәри белемле булу өчен Яр Чаллыга автомеханик техникумына укырга юллана һәм уңышлы тәмамлап, кулына диплом алып, Яр Чаллыда бухгалтер булып хезмәт юлын башлый. Ничек кенә булмасын, авыл тормышында кайнап үскән егетне туган төяк үзенә тарта. Биредә өч ел эшләгәннән соң Зур Бадрак авылындагы Ленин исемендәге хуҗалыкка кайтып, икътисадчы вазыйфасына эшкә урнаша. Хезмәтен тәҗрибә белән үтәгән белгечне, берничә елдан соң хуҗалыкның рәис урынбасары итеп үрләтәләр. Бу вазыйфасын да ул зур җаваплылык белән башкара. Аннары инде аның хезмәт юлы тагы да кызыклырак һәм җаваплырак темп ала. Аны хуҗалык директоры итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфаны башкарганда аның эшләгән дәверенең беренче елы гомерлеккә аның исендә кала. Булат өчен бу вакыт – иң кырыс чорларның берсе. Беренчедән, җиңел булмаган шартларда кышкы чорда малчылыкның продуктлылыгын һәм үсемлекчелекне дә районда алдынгылар рәтеннән төшермәскә кирәк. Күп тырышлык салырга туры килә аңа. Колхоз тормышы аның өчен яңалык булмый. Чөнки әти-әнисе гомер буена терлекчелектә хезмәт куялар. Рәис буларак эшләү үтә авыр булса да, Булат Тимерҗан улы тырышып эшләвен дәвам итә. Ул елларда рәискә үз вазыйфасына кагылмаган мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килә.
Дистә елга якын җитәкче буларак хезмәтен салган белгечне 2021 елдан мәгълүмат-консультация үзәге директоры итеп тәгаенлиләр. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү тармагының бөтен баскычын үз иңендә татыган белгеч бүгенге көнне эшен намус белән башкара. Аның һөнәренең бурычы – авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын күтәрү өчен төрле дәүләт ярдәмнәре алуда булышу, грантовиклар белән эшләү һәм хуҗалыкларның төрле бухгалтер отчетларын эшләп бирү белән бәйле. Озак еллар авыл хуҗалыгындагы намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның һәм район хакимиятенең Мактау грамоталарына да ия булган ул. Эшләгән кешене күрәләр дигәндәй, әле күптән түгел Булат Салихов янә бер мәртәбәгә ия булды. БРда авыл хуҗалыгы консультациясе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Булатны хезмәттәшләре дә тик яхшы яктан гына телгә алалар.
– Сабыр холыклы, тыныч, ярдәмчел, белемле, үз эшенең остасы ул. Нинди генә хәл килеп чыкмасын, иң беренче ул ярдәмгә ашыга, – ди аның турында хезмәттәшләре.
Гаиләсе өчен дә җан атып торучы ул. Тормыш иптәше Алсу Совет кызы белән матур тормыш корып, ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Альбина – гимназия укучысы. Иптәше Алсу Зур Бадрак мәктәбе укытучысы булгач, уллары Алмаз да анда белем ала. Матур, тырыш, күпләргә үрнәк булырдай гаилә ул Салиховлар.