Авыл хуҗалыгы
15 март 2023, 06:00

Бозаулары көнләп кенә түгел, сәгатьләп үсәләр

Яз – сыерларның күпләп бозаулау чоры. Мал хуҗалары өчен дә җаваплы вакыт бу. «Колос» хуҗалыгының Борай бүлекчәсе терлекчелек тармагында да эшләрнең кызган мәле. Чөнки сыерлар бер-бер артлы яшь үрчем китерә. Бүгенге көндә биредә 180 баш савым сыеры асрала. Савып алынган сөт Благовар сөт заводына тапшырылып бара.

Бозаулары көнләп кенә түгел, сәгатьләп үсәләрБозаулары көнләп кенә түгел, сәгатьләп үсәләр
Бозаулары көнләп кенә түгел, сәгатьләп үсәләр

– Әлеге вакытта сыерлар бозаулавын дәвам итә. Тагын сиксәннән артык сыерның бозаулыйсы бар. Бу абзарда эшләүче машина белән саву операторлары Альмира Җиһангирова, Лүсә Фәршатова, Гөлназ Камаева һәм Оксана Кулигина эшләренә җаваплы карап, күбрәк сөт савып алырга зур тырышлык күрсәтәләр. Сөтнең сыйфаты да зур игътибар үзәгендә. Чиста, майлылыгы югары булган продукциянең табышы да күбрәк. Яшь, яңа гына туган бозауларны сәламәт итеп үстерүдә бозау караучы Гөлчәчәк Рәхимова һәм Светлана Әсәдуллинаның хезмәте зур. Биредә эшләүчеләрнең эше бик җаваплы, чөнки булачак сөтнең башлангычы шушыннан башлана. Бозауларның сәламәтлеге яхшы тәрбиягә бәйле. Бездә бу эшкә таләп югары. Бәләкәчләрне тикмәгә генә тәҗрибәле терлекчеләр «тәрбияләми». Яшь бозаулар карау аеруча җаваплы, зур игътибар сорый торган эш. Чөнки бу чорда бозауларның организмы чыныгып бетмәгән, тиешенчә карап җиткермәсәң, үлем очраклары да булырга мөмкин. Биредә Гөлчәчәк белән Светлана эшләгәндә, безнең күңел тыныч. Бозаулар 80 килограмм авырлык җыйганчы шушында үсәләр һәм аннан соң инде 2-3 айлыклар абзарына күчереләләр. Көнлек артымга килгәндә ул 650-750 граммны тәшкил итә. Алар карамагында 120 баш бозау бар, – дип сөйләде әлеге абзарларда эшләүче кызлар турында хуҗалыкның ферма мөдире Айдар Рәхимов.
2-3 айлык бозаулар төркемендә Гөлнар Хәтмуллина эшли. Аның карамагында якынча 50дән артык баш бозау бар. Биредә әле берникадәр кул хезмәте дә сакланган. Малларның асларын чистарту да, ашауны да кул белән салып чыга бозау караучылар. Терлекче Радис Гыйбадуллин һәм Рәфис Гыйләҗетдинов җигүле ат ярдәмендә печәнен, саламын ферма ихатасыннан абзар эченә ташыйлар. Таң әтәчләре дә йоклаган вакытта эш урыннарына ашыфгучы терлекчеләр үз эшләренең осталарына әйләнгән. Башка абзарларда бөтен эш тә техника ярдәмендә башкарыла. Бозаулар тиешле авырлыгын җыеп, кирәкле яшенә җиткәч, башка абзарга чыгарыла, аннан инде тана бозаулар – башмаклар, ә үгезләре симертү абзарына урнаштырыла. Менә шундый бердәм чылбыр төзелеп, матур гына эш алып барыла биредә. Шушы чылбырның бер өлешендә генә дә эшкә салкын караш булып, хилафлык килсә, бу инде башкаларына да эз салмыйча калмый. Ләкин биредә үз эшләрен төгәл һәм намус белән башкаручы хезмәткәрләр эшли. Бозаулар үз вакытында тиешенчә ашатылмаса һәм әйбәт тәрбия күрмәсә, югары савым бирә торган сыерлардан да яхшы үрчем алып булмаячагы терлекчеләргә яхшы билгеле. Шуңа күрә дә фермада бозауларның авырлыкларын күпмегә арттыруларын төгәл контрольдә тоталар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас