

Район аграрийлары алда торган чәчү кампаниясенең стратегиясе һәм тактикасы турында фикер алыштылар. Катнашучыларны авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов сәламләп, район аграрийлары алдына алда торган чәчү кампаниясенә куелган бурычларны билгеләде.
– Белүебезчә, узган ел мул табышы белән безне сөендерде. Быел елның ничек киләсен төгәл генә белмибез. Шуңа күрә район хуҗалыклары 2023 елгы язгы чәчүгә көздән әзерләнделәр. Бик күп мәйданда җирләрен эшкәртеп, көзге арыш һәм бодай чәчеп калдырдылар. Әлегә уҗым культуралары яхшы торышта. Җирдән мул уңыш алу өчен аны ашлап торуны да, җиренә җиткереп эшкәртүне дә онытмаска кирәк. Бигрәк тә инде орлык сыйфатына зур игътибар бирәбез. Күпчелек хуҗалыклар элиталы сортлы орлыклар чәчә. Шулай ук дәүләт программалары ярдәмендә дә бик күп техника алынды. Бүгенге көндә хуҗалыкларның техник паркы куәтле, заманча техника һәм тагылма агрегатлар белән тулыландырылды, – дип кыскача мәгълүмат белән чыгыш ясады авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов.
Кунаклар шулай ук үзләренең презентацияләре белән залда утыручылар алдында чыгыш ясады. Башкорт дәүләт аграр университетының туфрак белеме, агрохимия һәм төгәл игенчелек кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзит Нурлыгаяновның туфрак сыйфаты турында чыгышы фермерларга җирле мәгълүмат булды. Безнең район туфрагына ярашлы культуралар чәчәргә кирәклеге дә ачыкланды. Шулай ук ул хуҗалыкларга бодай, арыш культуралары гына икмәскә, безнең климатка ярашлы соя, рапс кебек культуралар да утыртып, мул уңыш алып булуын аңлатты. Җаваплылыгы чикләнгән “Щелково Агрохим” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Радик Гайфуллин, “Башкирская” Агрохим үзәге директоры Данис Фазыльянов та чыгыш ясады. Ә “Россельхозүзәкнең” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең БР буенча орлыкчылык бүлеге начальнигы Зиннур Гыйниятуллин югары уңыш алу өчен яхшы, сыйфатлы орлык чәчәргә кирәклегенә басым ясады. Хәзер заман белән бергә атлап, гибрид орлыклардан күп табыш алып булуы турында да аңлатып китте. Аннары “Башагровита” җәмгыятенең Уфа бүлекчәләре сату менеджеры Булат Әхмәдиев, “Химсервис-Агро” җәмгыяте менеджеры Роберт Дәүләтшин, “Уфаойл компаниясе” җәмгыятенең нефть продуктларын сату менеджеры Резеда Габдрәхимова үзләренең продукцияләре турында һәм ничек сатып алып булу ысуллары белән таныштырдылар. Ә Россельхознадзор инспекторы Илгиз Гатауллин “Үсемлек карантины һәм ашлык мониторингы” буенча аңлатып китте. Конференциядә катнашучылар докладчыларны кызыксынып тыңладылар, агымдагы елда язгы кыр эшләрен уздыру стратегиясе һәм тактикасы, шулай ук башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.