Авыл хуҗалыгы
9 март 2023, 06:30

Цехта хатын-кызның өлеше зур

“Борай фермеры” бренды белән кибет шүрлекләрендәге ит продукцияләре кайда, ничек эшләнүен белү өчен Борайның Мичурин урамында урнашкан икенче санлы ит эшкәртү цехына юл алдык. Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән маллар, тиешле яшенә җиткерелеп, чалынып, урындагы беренче ит эшкәртү цехында эшкәртелеп, хәләл ит бирегә китерелеп, төрле ит эшләнмәләренә әверелеп кибетләргә чыгарыла икән.

Цехта хатын-кызның өлеше зурЦехта хатын-кызның өлеше зур
Цехта хатын-кызның өлеше зур

Берсеннән-берсе тәмле ризыклар, ярымфабрикатлар, әлбәттә, биредә эшләүче кызлар аша уза. Мин цехка барып кергәндә кызлар голубцы эшләү белән мәшгульләр иде. Цех хуҗасы Гәүһәрия ханым ачык йөз белән каршы алып, бина эчендәге һәр бүлмә, һәр җиһаз, һәр эшчесе белән таныштырып чыкты. Биредә 15 хатын-кызга эш урыны булдырылган. Көн саен алар кулыннан 40ка якын төрле ит продукциясе уза икән. Кәтлитеннән алып бәлешенә кадәр җитештерелә. Хәтта, иттән тыш дүрт төрле эчлек белән пилмән эшләнелә икән биредә.
– Без халык соравы буенча эшлибез. Алдан заказ бирүчеләр дә бар. Бертөрле генә продукция җитештереп, алга китеп булмый. Шуңа күрә ассортиментны төрләндереп тору өстендә дә эш алып барыла. Бигрәк тә милли камыр ашларына өстенлек зур. Сатып алучылар соравы буенча әле күптән түгел генә эчәк һәм бәрәңге белән зур бәлешләр эшли башладык. Кабакның да организмга файдалы булуын истә тотып вак бәлешләр, мантылар төрәбез. Шулай ук гөбәдия, өчпочмак кебек камыр ашлары ярымфабрикат рәвешендә кибетләргә озатыла, – ди Гәүһәрия Зарипова цех эше белән таныштырып.
Әйе, биредә бик күп төрле ризыклар әзерләнә, хәтта токмач, бишбармак өчен салма да кисеп, киптерелеп сатуга чыгарыла. Киптереп дигәннән шуны да әйтеп китәсем килә. Күпләп токмач киптерү өчен биредә хуҗалар тарафыннан үз куллары белән махсус киптергеч тә булдырылган. Цех эчендә күп эш автоматлаштырылган. Камыр бутау, җәю, фарш чыгару кебек эшләр махсус җиһазлар ярдәмендә башкарыла. Ә шушы камырлардан төрле ризыклар эшләү, әлбәттә, гүзәл затларның куллары ярдәмендә тудырылып, туңдырылып, махсус пакетларга тутырылып, кибетләргә озатыла. Биредә эшләүче һәр гүзәл зат үзенең эшен җаваплы һәм сыйфатлы итеп башкара. Эш хакына килгәндә дә кем күпме продукция эшли, шуңардан эш хакы чутлана. Болай караганда эш хаклары зарланырлык түгел. Коллективта яшь кызларның күп булуы да матур күренеш. Мәсәлән, Эльвира Гыйльманова яшь кенә булуына карамастан, менә биш ел инде биредә ярымфабрикатлар җитештерүдә эшли. Аңардан берничә ел соңрак килгән Айгизә белән Гөлшат та бик теләп эшләп йөриләр. Алар тәҗрибәле коллегалары Ирина Шәйхетдинова карамагындалар. Унбиш кызны бердәм, тату итеп эшләрен җиренә җиткереп эшләүләрен тикшерүче, кирәк чакта киңәшләре белән ярдәм итүче, эш процессы белән идарә итүче Кәүсәрия Каюмова цехның йөрәге дисәк һич тә ялгышу булмас. Чөнки Кәүсәрия ханым биредә җитештерелгән бөтен продукция өчен җаваплы кеше. Камырның, фаршның составын төзү, кибетләрдән заявкалар кабул итеп, биредә эшне тиешле итеп оештыру да шушы ханымның иңнәренә төшә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас