Авыл хуҗалыгы
9 март 2023, 06:35

Бертөрле язмышлы ике күрше

Әлеге язма Ваныш авылында гомер итүче ике күрше апа турында. Аларның хезмәт һәм гомер юллары да бер-берсенә тап һәм бик нык охшаш. Фәһидә Зарипова да, Мөнирә Ситдыйкова да ишле колхозчы гаиләсендә дөньяга киләләр. Туган авылларында сигез класс белем алгач, икесе ике якта тормыш юлларын дәвам итәләр. Фәһидә апа Борайның икенче санлы урта мәктәбендә укуын дәвам итсә, Мөнирә апа ферма төзелешенә эшкә урнаша. Дөньяның авыр чорына туры килә аларның балачак еллары.

Бертөрле язмышлы ике күршеБертөрле язмышлы ике күрше
Бертөрле язмышлы ике күрше

– Гаиләдә дүрт бала, барыбызга да кайдадыр барып укып һөнәри белем алырга насыйп булмады. Әти-әнинең көче җитмәде. Шуңа күрә мин мәктәпне тәмамлагач та, авыл советына секретарь булып эшкә урнаштым. Аннары авыл китапханәчесе булып эшләдем. Ә бераздан инде дус кызларым белән бергә Киров исемендәге хуҗалыкның Ваныш товарлыклы-сөтчелек фермасына савучы буларак эшкә тотындык. Без эшли башлаганда сыерлар кул белән савыла иде. Соңыннан гына машина ярдәмендә сава башладык, – дип хәтер йомгагын сүтте Фәһидә апа.
Мөнирә апа да күршесенең сөйләгәнен тыңлап торгач, әңгәмәгә кушылды.
– Әтием сугыштан яраланып кайтып, озак та тормый үлеп китә. Шуннан башлап тормыш йөген әнием берүзе тарта. Миңа ул вакытта нибары ике генә яшь булса да бүгенгедәй хәтерлим, әниемнең ничек түзем булуын, көндезен колхоз эшендә эшләп, кичләрен өйдә чабата ясауларын. Шуңа күрә дә әллә нинди югары белемнәр алу турында уйга да килмәде. Мин Яңавылда пешекчеләр әзерли торган курс тәмамлагач, кире Ванышка кайтып колхоз ашханәсендә эшемне дәвам иттем. Яшь чак, җиң сызганып эшлибез, урып-җыю чоры иде, эшчеләр күп. Иртә белән эшкә барам, механизаторларны басуга киткәнче ашатып җибәрергә кирәк. Күз салучылар да күп булды, әмма минем күңелем Варҗитамак егете Икрамга тартты. Аның армиядән генә кайткан вакыты иде. Варҗитамак сөтчелек фермасында эшли иде. Кич клубка Ваныш авылына килеп йөри иделәр. Менә шунда танышып, кавыштык та инде. Әлбәттә, ата-бабадан калган йола инде иремнең авылына килен булып төштем. Мин дә аңа ияреп фермага эш сорап төштем. Ул вакыттагы ферма мөдире ике дә сөйләп тормый “Әйдә, кызым, минем арттан ияр”, – дип сыерлар асрала торган абзарга таба юнәлдек. Һәм шушы көннән башлап минем хезмәт юлым ферма сукмагы белән тоташты. Көндә таң әтәчләре кычкырганчы, елның нинди фасылы булуына карамастан, фермага йөгерәбез. 15 баш савым сыерын “ә” дигәнче савып чыгам, аннары олы яшьтәге савучы апаларга да булышам. Ул вакытта бөтен эш тә кул көче белән эшләнә иде. Сөт белән тулы бидоннарны асып йөрүләр, терлекчеләр кертеп ташлаган азыкларны сәнәк белән каерып салулар, мал асларын алулар, капчык белән фураж ташуларым бүгенгедәй күз алдымда. Эшнең авырлыгын яшьлегем белән генә сизмәдем. Артабан акрынлап дөнья үзгәрә төшкәч, эшебез дә җиңеләйде. Тәүдә мондый уңайлыклар булгач, машина белән сөт савулар, абзар эчендә сөтүткәргеч аша узган сөтне күреп шаккаттык. Ярты эшне шушы җиһазлар башкара иде. Шулай итеп, мал башлары да артып китте, бертөрле эшкә төшенеп, җайлашып та киттем. Бер-бер артлы дүрт балабыз дөньяга аваз салды. Балалар үсә төшкәч, аларга урта белем алу өчен мәктәпкә йөрергә кирәк дип Ванышка төп йортка кайтырга булдык.
Менә шуннан алып әлеге көндә бер-берсенә күз-колак булып яшәп ятучы ике ут күршенең хезмәт юллары бергә башлана. Фәһидә апа белән Мөнирә апаның гомер юллары тигез, шома гына бармаган шул.
– Без эшләгәндә ике абзар тулы мал иде. Савым сыерлары бик күп иде. Сигезәр савучы эшләдек. Эшебез авыр булса да бер тапкыр да уфтанмадык, балаларны укытырга, дөньяны җитеш итеп алып бару өчен эшләдек. Тик менә хәзер олыгайтты, сәламәтлек тә какшады. Бигрәк тә аяклар сызлый, эш дәверенең җимешләре инде. Әлдә ярый балаларыбыз бар, алар ярдәмендә яшибез, – дип сөйли әбекәйләр.
Олы яшьтә булуларына карамастан, акъәбиләр ихаталарында кош-корт асрап, күңел җылылыкларын салып урындык япмалары, муенчыклар, төрле җепләрдән бизәк белән биялиләр, оекбашлар бәйлиләр. Кул эшләре белән шөгыльләнгәндә телевизордан төрек сериаллары да яратып карыйлар икән әле. “Тизрәк яз җитүен көтәбез, аннары инде көзгә кадәр бакчадан кермибез”, – дип сөйлиләр. Бакча нигъмәтләренең ниндиен генә үстерми алар, гомер буена эштә җигелгән апалар бер минут тик тормыйлар. Алар икесе дә яшьли ирләрен югалтканнар, икесе дә бала кайгысы да күргәннәр, аларның икесенең язмышы да шуңа күрә дә бер сукмактан барган сыман. Бүгенге көндә ахирәтләр дини китаплар укып, мәчеткә йөриләр. Авыл остабикәсе Фәнүә Гайнанова дини китаплар буенча укырга, язарга өйрәтә икән. Бүгенге көнге тормышларына канәгать булып, балалары ярдәмен тоеп, гөрләтеп яши ике күрше.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас