

Күпчелек сөт җитештерү тармагын алга алган фермер хуҗалыгы савым сыерлары арттыру өстендә эш алып бара. Белүебезчә, узган ел 22 баш симменталь токымлы башмак кайтарганнар иде, шуларның 12се агымдагы елда яшь үрчем дә китергән. Ике хуҗалыкта барлыгы 200 башка якын мал асрала. 58 баш сыердан сөт савылып, Калтасы сөт заводына тапшырыла. Таза, сәламәт бозаулар алуда терлекче Наил Габдуллин һәм Илдус Хәмидуллинның өлеше зур. Аларның эш көне иртәдән-кичкә кадәр маллар янында уза. Без барган көнне бу хуҗалык җитәкчесе Булат Габдуллинны МТЗ-82 тракторына азык таратучы агрегат тагып, сенаж чокырына юнәлгәндә очраттык. “Ә” дигәнче механизатор Олег Мөхәмәтдинов икенче тракторда печән рулонын һәм сенаж күтәреп, шушы агрегатка салды да азыкның вакланганын көтеп торган арада безнең белән әңгәмә дә корып алырга өлгерде. Аннары инде мал азыгы таратучы агрегатны таккан трактор маллар асрала торган абзарга юнәлде. Иртәнге савымнан соң маллар ферма янындагы су эчерү урынына чыгып җыелган иде. Алар үзләренә кирәк кадәр су эчкәннән соң, ашарга салына торган утарга юл алдылар. Хуҗалыкта барган эшләр белән якыннан танышу өчен сыерлар савыла торган абзарга юл алдык. Биредә Булатның әтисенең абыйсы Рәис Габдуллин безне каршы алды. Терлекче дә, механизатор да, алыштыргысыз ярдәмче эшче булган Рәис ага хуҗалыктагы эшләр белән таныштырып узды. Сөт саклый торган бүлмәдә бидрәләр юып йөрүче Ләйсән Хәсәнова белән таныштырып китте. Ләйсән исә Йомакай килене икән. Авыл җирендә эш юк дип өендә ятмыйча, менә берничә ел инде машина белән сыер саву операторы булып эшли. Йөгерә-йөгерә савым сыерларын утарга чыгаручы Владимир Тимирәев тә биредә өч елдан артык эшли икән. Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Бу әйтем нәкъ шушында эшләүче Владимирга тап килә, чөнки ул эшне беркайчан да хатын-кыз һәм ир-атныкы дип аермый да, кыенсынмый да. Бер карасаң җиң сызганып сыерын сава, икенче карасаң өстен алыштырган, мал астын алып ята. Бар җиргә дә җитез, уңган һәм булдыклы эшчеләр эшли биредә.