Авыл хуҗалыгы
22 февраль 2023, 04:25

Язгы чәчүгә әзерләнәбез

Һәр хезмәтнең үз вакыты, үз җае. Аграрийлар алдында тиздән кызу эш өсте башлаячак. Әлеге вакытта аларның һәркайсы чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.

Язгы чәчүгә әзерләнәбезЯзгы чәчүгә әзерләнәбез
Язгы чәчүгә әзерләнәбез

Шулай ук хуҗалыкларның техник базасы да яңа техника һәм агрегатлар белән тулыландырыла. “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында да язгы чәчүгә әзерлек эшләре тулы көченә бара. Күптән түгел генә хуҗалыкның Миңле авылындагы техника паркына яңа чәчкечләр кайтарылган.
– Әзерләнәбез инде. Техниканы, агрегатларны, тырма, культиваторларны, чәчкечләрне җыйныйбыз. Ашламалар алыначак, орлыклар да сөйләшелгән. Сатып алып кына кайтасы бар. Үлән җирләрен тырмалап, анда да ашлама кертергә кирәк. Авыл хуҗалыгында зур эшләр башлана инде, “каникулга ай ярым гына калды” дип йөрим менә. Чыгасың, эшлисең инде, кирәк бит. Ходай саулыктан аермасын дип телибез, – ди хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Арсланов.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас