

– Халыкны иң кирәкле азык – ит белән тәэмин итү – үтә җаваплы вазыйфа. Мал асрап, шул терлекләрне ит итеп кулланучыга җиткерү – тагын да катлаулырак эш. Ит – тиз бозылучан продукт төрләренә керә, – дип ит цехына алып керде Ялдәк авылы фермеры Әхләф Зарипов.
Авыл җирендә ит эшкәртү цехын тоту өчен хуҗа иңенә бик күп җаваплылык төшә. Ит эшкәртү җиһазларын булдыру һәм аларның төзеклеген контрольдә тоту, хезмәткәрләрнең эш шартларын уңайлы итү һәм тормыш-яшәешләрен кайгырту, хезмәтне дөрес оештыру вазыйфасы да йөкләнгән. Катлаулы эштә ышанычлы кешеләрең булу гына уңышка китерә. Бу яктан биредә эшләүче апалар беркайчан да сынатмый.
– Ышанычлы дусларың, хезмәт-тәшләрең булу өчен, беренчедән: югары уңышка ирешсәң дә, матди яктан хәлле булсаң да, борыныңны югары чөймәскә; икенчедән, юмартлык кебек сыйфатларны үзеңдә тәрбияләү кирәк. Шул вакытта гына кеше арасында ышаныч яулыйсың, хөрмәт казанасың. Улым Рәмил – уң кулым. Ә инде биредә эшләүче Рәсимә Дәүләтгәрәева – туганым кебек якын кеше, аңа таянырга була. Күңелең киң булса – дөнья иркен ул, – дип кыска гына җавап бирде Әхләф Сәетзада улы.
Мин ит эшкәртү цехына барган көнне биредә эшләүче апаларның бәйрәмнәре иде. Безнең цех ачылуга бүген тугыз ел булды, дип мине каршы алып, биредә ничек эш башлануы турында сөйләп киттеләр.
– Мәктәптә пешекче булып эшләгән ханымнар эшли монда. Оптимизация чорына эләккәч, мәктәп ябылды. Күпләрне кая барырга, нинди эшкә урнашырга дигән сорау борчыды. Нәкъ шушы вакытта моннан тугыз ел элек безнең авыл фермеры ит эшкәртү цехы ачу турында хәбәр таралды. Без, әлбәттә, күп тә уйлап тормый бирегә ашыктык. Һәм эшкә уранштык. Тәүдә биредә эш кул көч белән башкарылды. Пилмән өчен уклау белән камыр җәюләр бүгенгедәй хәтердә. Аннары инде хуҗабыз эшне җайга салу өчен төрле электр җайланмалары урнаштырды. Хәзер инде заман белән бергә атлыйбыз. Камырны да махсус машина бутый, җәя, тик пилмәннәрне генә кул белән эшлибез. Һәр эшнең үз тәртибе бар. Кайберәүләр “и, нәрсә инде пилмән эшләү дияр, юк алай гына түгел. Сатуга чыгарыласы пилмәннең сыйфатлы, хәләл иттән эшләнүе һәм тышкы кыяфәте дә сатып алучыны үзенә тартып торырга тиеш. Ә безнең цехта эшләнгән пилмәннәрнең тышлары шикәр кебек ап-ак. Чөнки без пилмәннәрне эшләгәч, шок туңдыру ысулы белән эш итәбез. Шуңа күрә ярымфабрикатның тышкы кыяфәте дә сыйфатлы,– ди цех мөдире Рәсимә Дәүләтгәрәева.
Биредә бүгенге көндә егермегә якын төрле ит продукцияләре, эшләнмәләре, казылык, хәтта токмачына кадәр кисеп сатуга чыгарлар. Алты кешегә эш урыны да булдырылган. Зәлия Гәрәева, Әнисә Әхәтова, Ләйлә Вәлиева, Гүзәлия Нуртдинова, Земфира Галләмова һәм Рәсимә Дәүләтгәрәева иртәдән кичкә кадәр халык өчен хәләл пилмән эшләүдә көч салалар.