

“Победа” крестьян-фермер хуҗалыгында техника ремонты буенча проблемалар юк дисәк тә, биредә эшләүчеләр чәчү кампаниясендә өзеклек булмасын өчен техниканы һәм агрегатларны сафта тоту өчен машина-трактор паркында эш кайный.
Бу хуҗалык язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килә. Хәзер биредә машина-трактор паркында ремонтка кергән соңгы тракторлар, тагылма агрегатлар ремонтлана.
Хуҗалык бригадиры Флорит Аллаяров безне ремонтланган авыл хуҗалыгы машиналары янына алып китте. Кардан чистартылган мәйданда аларны бүген кырга чыгарга әзер булырлык итеп агрегатлау эшләре башланган. Механизатор Бронислав Валишин да үзенә йөкләтелгән МТЗ-82 тракторын ремонтлап бетереп килә. Язгы кыр эшләрен шактый җитештерүчән башкарырга мөмкинлек бирүче Т-150 тракторын Евгений Васильев да сафка бастырган. Шуңа кырга чыкканчы бер генә техника да ремонтланмый калырга тиеш түгел, дигән максат куеп эшлиләр биредә.
Эретеп ябыштыручы Рәфис Баһманов та бүген хуҗалыкның алыштыргысыз кешесе. “Победа”ның техника базасы бүген шактый ныгыды. Шулкадәр трактор һәм агрегатны язгы кыр эшләрендә сынатмый эшләтү өчен бүген һәркайсын җентекләп кулдан үткәрү кирәк шул. Биредә хезмәт куючы механизаторлар моның бөтен җаваплылыгын тоеп эшлиләр. Аның шулай булуына без тагын бер кат инанып кайттык.