

Әйе, алар сугыш чоры балалары буларак бик күп авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп, ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңә алган буын вәкилләре. Шуңа күрә яңа тормышка да ныклы адымнар белән килеп керәләр дә, матур итеп яши башлыйлар. Бәгъдәнур абый 1940 елда дөньяга аваз сала. Аңа нибары бер генә яшь булганда аның әтисен сугышка алалар. Күп тә үтми, әтиләренең хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь дә килеп төшә. Менә шуннан инде Бәгъдәнур абыйның балачагы еллары челпәрәмә килә. Бик яшьли аңа колхоз эшләренә җигелергә туры килә. 14 яшеннән үк ат җигеп, олылар белән беррәттән эшкә чыга ул. Төрле эштә үзен сынап, ныгып үсә, кайда кушсалар да эшен җиренә җиткереп башкара. Үсә төшкәч, механизаторлар курсын тәмамлап, трактор йөртә башлый. Иртә таңнан караңгыга кадәр яшь егет ару-талу белми колхоз басуларын иңли. Тракторда бик озак еллар эшләгәннән соң, аның атларга булган сөюе кире атлар дубырына алып кайта. Биредә ул җикмәгән, йөгәнләмәгән ат булмагандыр. Һәр елны Сабантуйларга атларны бизәп, җиң селкетә егет. Бик чибәр була, өстәвенә оста гармунчы булган, күзләреннән ут бөркеп торган егеткә күп кызлар күз салса да, шушы авылның бер чишмәсеннән су эчкән, бер болынында уйнап үскән, үзе тыйнак, үзе акыллы, озын кара толымлы Фәниягә гашыйк була егет. “Гыйндулла абыйның гаиләсендә дүрт кыз бала, тәртип каты, кич чыгып, егетләр белән сөйләшеп торырга да ярамый”, – дип, тәвәккәл егет озак та йөреп тормый, Фәниянең кулын сорап бара. Беренче баруда бабай буласы кеше ат белән бакчасын сөрдерә, әмма ризалык юк, икенчесендә утын ярдыра, егет кеше ничә генә барса да, ниләр генә кылса да, ризалык ала алмый. “Әнә бүтәннәрен ал, әмма Фәниямә тимә”, – ди ата кеше. Баскан җирендә ут уйнаткан егетне андый гына каршылыклар куркытамы соң? Бер матур кичне, клубтан кайтканда, дус егете белән күз салган кызын урлый да кайта Бәгъдәнур. Ә өйдә бар да әзер, әнисе Вәсимә апа киленне пар мендәрләр, ипи-тоз белән каршы ала һәм яшьләр 3 февраль көнне гөрләтеп туй ясыйлар. Менә шулай матур тормыш башланып китә. Фәния апа фермада бозаулар карау, аннан колхоз басуларында яшелчә үстерүдә күп көч сала. Бер эштән дә курыкмый хезмәт юлын үтә. Яшь гаиләне шатландырып, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала: бер ул, өч кызга гомер бүләк итә Әхәтовлар. Бүгенге көндә олы уллары Радик Яңа Тазлар авылында фермерлык хуҗалыгында атлар үрчетә. Аның карамагында ничәмә-ничә гектар мәйданда җир эшкәртү генә түгел, ә әтисеннән күчкән ат ярату хисләре дә бирелгән. Ике кызлары да район үзәгендә үз гаиләләре белән матур гомер кичерәләр. Ә бер кызлары себер якларында яши. Шулай булса да, гаиләсе белән әти-әнисе янына еш кайта. Фәния апа белән Бәгъдәнур абый үзләре олы яшьтә булуларына карамастан, әниләре Вәсимә апа һәм туганнары Мәрьям апаны тәрбияләп соңгы юлга озаталар.
Өйдән эшкә, эштән өйгә яшәп 60 ел бергә яшәү гомерләре узганын сизми дә калганнар Әхәтовлар. Шушы көннәрдә бу гаилә бриллиант туйларын каршылады. 60 ел бергә бәхетле гомер итү ул иң кыйммәтле, затлы асылташ-бриллиантка, алмазга тиң гомер. Гаиләнең алмаз кебек нык, алтын кебек булуы шуннан күренә. Әлбәттә, бу кадәр гомер эчендә аларның да тормыш юлы шоп-шома булмагандыр, шулай булса да бу гаилә кулга-кул тотынышып, сикәлтәле юлда киңәшләшеп, бергә атлаганнар. Авырлыклар килгәндә дә сынатмый, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балалары, оныклары, туганнары белән матур гомер итәләр.
Ходай аларны саулыктан аермасын, мул, имин тормышта тагы бик күп еллар пар канатлы булып яшәргә насыйп итсен. Бәгъдәнур абый, олы яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә дә ат асрый. Алай гына да түгел, ул гармунчы да. Кичләрен кулына яшьлек дусты гармунын алып, борынгы озын көйләрне сыздырып җибәрергә ярата. Менә шундый күпләргә үрнәк булырдай гаилә яши Иске Тазлар авылында.