

Моннан ике дистә елдан артык үз эшләрен ачып, фермер хуҗалыгы булдырган Зыятовлар бүгенге көндә дә уңышлы эшли. Хуҗалыкны алып баруда гаилә башлыгына тормыш иптәше Лариса Шәмсиярова ярдәмләшә. Бухгалтер һөнәренә ия Лариса хуҗалыкның исәп-хисап эшләрен төгәл алып бара. Шулай ук утарда малларны ашатуны да ул үз иңенә алган. Алай гына да түгел икән, малны утарга яптың да, ашаттың гына түгел икән әле, симертү өчен асралган малларны ел фасылына карап тиешле рационда тукландыру кирәклеге турында да әйтеп китте фермер хуҗалыгы башлыгы.
– Кышкы белән җәйге ашатуның да аермасы бар, ел әйләнәсенә гел бертөрле азык ашатып кына файдасы юк. Фуражы күбрәк булса, калганы гына әллә ни мөһим роль уйнамый, дияр күпләр, әмма адәм баласы да ипи ашап кына тормый, организм өчен күп нәрсә кирәк. Яшь ярымлык вакыттан узгач кына симертү башлана, ягъни терлек кирәкле ит массасын туплый башлый. Печән, фураж янына өстәп әле витаминнар да кирәк. Симертү этабы – иң җаваплысы, бу чорда ит массасы гына түгел, сыйфаты да формалаша. Һәрчакта да барлык тиешле әйберне генә ашатып бетереп булмый, билгеле, кем нәрсә үстерә, нәрсә юнәтә – шуның белән сыйлый мал-туарын, – ди фермер симертүдәге үгезләрен күрсәтеп.
Биредә 72 баш герефорд токымлы мал асрала. Шуларның 40ы сыерлар, 20се симертү үгезләре, калганнары бозаулар. Киләчәккә дә фермерның планнары зур. Өе янындагы басудан ике гектар мәйдан җирне рәсмиләштереп, малларын асрау өчен ангар төзергә исәп тота. Яз җитү белән төзелеш эшләрен башларга ниятләре. Төзелеш материаллары да җитәрлек күләмдә тупланган. Яңа бинада, заманча уңайлыклар белән герефордларның баш санын арттыруны күз уңында тотып эш итә Зыятовлар.
Язга әзерлек эшләре дә көйле бара. Техника һәм тагылма агрегатлар көздән сафка куелган. Орлык мәсьәләсе дә хәл ителгән. Дөресен генә әйткәндә, карның эреп, көн җылынуын көтеп яши фермерлар.