

Әйе, моннан берничә ел элек җир эшкәртеп, уңыш алу нияте белән үз эшен башлаган Флорис Риф улы бүгенге көндә башкорт токымлы атлар үрчетү белән күпләргә таныш. Бер яклап фермер буларак танылу алса, икенче яктан район Советы депутаты һәм туган авылының игелекле улы да ул. Авылда нинди генә эш башкарылмасын, аны оештырып, матди ярдәм күрсәтүдә аның өлеше зур.
Бүгенге көндә хуҗалыгында 41 баш ат тота ул. Ел саен 13 баш тайны иткә җитештереп барган. Әлеге вакытта биредә кышлату чоры. Атлар утарда асрала, азыгы да җитәрлек. Утар янына китереп өелгән печән һәм салам рулоннары моңа ачык мисал. Елкычылык белән басучылык тармагын янәш алып барганда гына авыл хуҗалыгында уңышка ирешеп булуын ныклы аңлап эш итә фермер. 400 гектар мәйданда җир рәсмиләштергән, шуның 100 гектарында арыш чәчеп калдырган, ә 150 гектар мәйданы көздән эшкәртеп куйган. Җирне ашламасаң, аңардан югары уңыш алып булмавын аңлап, бу елдагы язгы чәчү кампаниясе өчен 15 тонна ашлама алган. Бәләкәй генә фермер хуҗалыгы булуына карамастан, техник базасын да ныгытып тора. Әле узган елда гына лизингка МТЗ-82 тракторын төягеч агрегаты белән алган.
– 2022 ел уңышны җәлләми бирүе белән башка еллардан аерылып торды. Ашлык күп булгач, әллә нинди планнар бар иде, әмма ләкин, ашлык хакы төшү бөтен уйларны читкә этәрде. Бүгенге көндә келәттә 90 тоннадан артык арыш бар сатарга. Шуны әйбәт кенә сатып бетерә алсам, яңа Т-150 тракторы алырга дигән уй бар. Язга чыгу белән 70 гектар мәйданда агач баскан басуны чистартып, чәчү җире әзерләргә уйлап торам. Моның өчен әлбәттә, куәтле техника кирәк. Шуңа күрә билбауны ныграк кысып, булганнына шөкер итеп, булачагына өмет итеп яшибез, – дип планнары белән уртаклашты Флорис Шакиров.