

– 2022 елда 4 млн 322 мең сумда төрле субсидияләр алынды. Шул исәптән 358 мең сум үсемчелекне күтәрү өчен кулланылды. Ашлык саткан өчен 1 млн 662 мең сум, сөт сатканга 98 мең сум, үсемлекчелекне күтәрү өчен район бюджетыннан 1 млн 680 мең сум, элиталы орлыкларга 400 мең сум һәм химик ашламаларга 124 мең сум акча тотылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән махсус программа нигезендә эш хаклары һәм салымнар түләү өчен 1 млн 400 мен сум күләмендә хуҗалык кассасына акча керде.
Шулай ук хуҗалык кассасына үсемлекчелек һәм малчылык продукцияләре сатудан һәм башка керемнәрне исәпләгәндә барлыгы 50 млн 91 мең сум керем булды. Бу акчалар хуҗалыктагы техниканың ягулык-майлау материаллары, электр, газ һәм телефон хезмәтләре өчен, агулы химикатлар, ашлама, пенсия фондына, салымга, социаль яклау бүлекләренә тотылды. Эш хакы исәбенә 1365 центнер ашлык, 135 баш эре мөгезле терлек, 3 баш колын, 1929 центнер печән, 99 центнер салам, 600 мең сумлык башка төр әйберләр бирелде, 16мең сумлык хезмәтләр күрсәтелде.
Малчылык тармагын үстерүне тоткарлаучы проблемалар күп, бүгенге көндә фермаларның күпчелегенә заман таләпләренә җавап бирерлек реконструкция үткәрү күздә тотыла. Бүгенгесе көндә Бадрак фермасында бозаулар һәм сыер фермаларының абзар түбәләре, идәннәре, Силасау сөтчелек фермасында тәрәзәләр алыштырылды. Ә Арсланбәк авылы фермаларында агымдагы ремонт эшләре башкарылды.
Хуҗалыкка яңа техника да алып торабыз. Узган ел “Росагролизинг” махсус программасы нигезендә “Вектор” маркалы ике комбайн һәм жатка алынды. Үзебезнең керемнәр ярдәмендә тагы жатка һәм җыйгыч сатып алынды. 28 меңнән артык центнер бөртеклеләр җыеп алынды. Ындыр табаклары келәтләрендә житәрлек күләмдә орлык, фураж салынды, ике елга якын җитәрлек тупас һәм сусыл азыклар эзерләнде.
Язгы чәчүдә механизаторлар Рөстәм Солтанов, Рәмил Садиков, Илдус Муллаяров, Айдар Гыймалтдинов, Риф Галәветдинов, Фәндүс Хөснияров, Хәлим Маликов, Рәзүл Ибраһимов, Рәфис Котыев һәм Замир Хәмидуллин көндәлек нормаларын арттырып үтәп, язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыктылар.
Чәчү орлыкларын басуга чыгаруда Илсур Хәкимов белән Салават Гайсин агрегатларның тик торуына юл куймадылар. Шулай ук уҗымнарга һәм чиста пар басуына чүп үләннәренә каршы 2000 гектар мәйданда химик утау эше башкарылды. Урып-җыю кампаниясендә комбайнерларыбыз – Ирек Нәҗметдинов, Инсаф Исхаков, Рәмил Солтанов, Венер Корбанов, Раил Сарбаев ярдәмчеләре Камил Гайсин, Рөстәм Мөгаллимов, Гаяз Хәсәнов, Камил Гайсин, Радик Галимҗанов белән көн-төн белән исәпләшми эшләделәр.
Малчылык тармагына килгәндә хуҗалыкта барлыгы 1031 баш мөгезле эре терлек, 38 баш ат һәм 10 баш бал корты гаиләсе бар.
Машина белән саву операторлары Лигия Логманова, Әлфисә Мөгаллимова, Света Сәлимгәрәева, Рита Ахунова зур тырышлык белән эшлиләр. Терлекчеләр Фирдәвис Гатауллин, Венер Хәсбатуллин, Роберт Сәмигуллин, Җәүдәт Шәрәпов, Радис Сабиров, Рафаэль Тимергалиев, Рәмил Шакировларның да савым сыерларыннан уңыш алуда өлешләре зур.
Шулай булса да без күп сөт сату өчен булган мөмкинчелекләрне файдаланмыйбыз. Бу өлкәдә эшлисе эшләребез күп әле.
Малчылык – авыр тармак, зур игътибар таләп итә торган эш, вакытында эчермәсәң, ашатмасаң мул табыш та, сыйфатлы продукция дә көтеп булмый.
Хуҗалыкта эшче көчендәге кешеләр белән беррәттән хаклы ялдагы эшчеләр дә бар. Данис Зарипов, Фәридә Хәмәтова, Диния Сәләхова, Фидәил Шакиров, Фидәрит Әхмәтҗанов, Орхылбаян Шәйхиев, Зилә Әхмәтова, Фәзилә Фазлытдинова, Хәлим Маликов кебек эшчеләргә чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә, – дип бирегә җыелган халык алдында отчет тотты хуҗалык директоры.
Артабан ревизия комиссиясе рәисе Данис Зарипов чыгыш ясады. Ул чыгышында хуҗалыкның иген басуларында үскән культураларны төрләндерергә, карабодай чәчәргә кирәклегенә басым ясады. Шулай ук печән басуларының картаюына, биредән сыйфатлы, сусыл азык алып булмавын да әйтеп китте. Шунлыктан малчылык тармагының ныклап аксавын, сыйфатсыз азык белән мул табыш алып булмавын да белдерде. Вакытында биредәге хуҗалыкта 11 мең центнер сөт савып алган чакларын да ачык итеп тасвирлады. Җыелышта хуҗалыкның техник базасы буенча Ришат Нәҗметдиновның отчеты тыңланды. Ул биредә ничә трактор, ничә агрегат, ягулык-майлау материаллары куллану буенча төгәл чыгыш ясады. Механизаторларның һәм комбайнерларның чәчү һәм урып-җыю кампанияләре барышындагы күрсәткечләргә аерым тукталды. “Т-150” тракторы двигателен ремонтка итәргә, моның өчен чыгымнар кирәклеген белдерде. Бу эшне тиз арада хәл итәргә кирәк дигән теләген белдерде.
Биредәге отчет җыелышы бик кызу һәм тәнкыйтьле үтте. Шулай ук хуҗалыкның эшчеләр алдында хезмәт хакы буенча да бурычы бар. Узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек саны 100 башка, ә бозаулар 63 башка кимегән, яшь үрчемнең үлеме 38 башка арткан. Узган ел белән чагыштырганда сөттән табыш алу да әллә ни мактанырлык түгел, бүгенге көндә бер савым сыерыннан уртача тәүлеклек савым нибары 2 литр гына тәшкил итә. Сөтне сату авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кышкы чорда кеременең төп чыганагы булуын исәпкә алып, Ленин исемендәге хуҗалыкның хәзерге торышы әллә ни мактанырлык дәрәҗәдә түгеллеге билгеләнде. Бүгенге көндә хуҗалыкны рентабельле итү өчен бер савым сыер башына уртача тәүлегенә 15 литрдан да ким булмаган продукция алуны күз уңында тотарга кирәклеге билгеләнде.
Үсемлекчелектә дә хәл яхшыдан түгел. 2021 елдагы корылык чорында хуҗалык басуында гектарыннан 11центнер уңыш алынса, узган ел иң уңышлы ел булуына карамастан, гектарыннан нибары 12,6 центнер гына ашлык сугып алынган. Моңа, әлбәттә, чәчү мәйданнарын тиешле дәрәҗәдә эшкәртмәү һәм минераль ашламалар кулланмыйча чәчү дә шактый йогынты ясаган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган елда район буенча бөртекле культураларның уртача уңышы 1 гектардан 25 центнердан артык ашлык алу тәшкил булды. Авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәсе начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов үз чыгышында Ленин исемендәге хуҗалыкта эшне оештыруда кимчелекләрне күрсәтте һәм аларны бетерү буенча конкрет чараларны билгеләде. Үсемлекчелектә һәм терлекчелектә тиз арада тәртип урнаштырырга, лейкоз белән көрәшергә, мал азыгы әзерләүне сыйфатлы һәм вакытында башкарырга кирәклегенә катгый басым ясады. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев та үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Барлык көн тәртибен һәм чыгыш ясаучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, җыелышның түбәндәге карары кабул ителде: хезмәт дисциплинасын күтәрү, булган техниканы нәтиҗәле файдалану, нәселле терлек алуны тәэмин итү, хуҗалык икътисадын ныгыту максатларында бөртекле культураларның уңышын 1 гектардан 16 центнерга кадәр арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм терлекчелек продукциясен алуны арттыру, терлекләрнең үлеменә юл куймау, симертүдәге терлекләренең тәүлеклек үсешен 600 граммга кадәр һәм сөт савуны арттыру, ясалма орлыкландыру ысулын кертү, дебиторлык һәм кредитор бурычларын ябарга, терлекләрне ревизион комиссия әгъзалары белән берлектә сатарга, хуҗалык директоры Илдар Исхаковка җыелыш карарын үтәү өчен катгый таләпләр куярга һәм аларны урта звено белгечләре тарафыннан үтәүгә ирешергә кушылды. Эш хакы эшче көчнең үз кулында. Вакытында ашатылган, эчертелгән, савылган, аслары алынган, дөрес итеп орлыкландырылган маллардан гына артым, сәламәт яшь үрчем һәм табыш биргәнен һәркем аңлый, шуңа күрә ленинлылар агымдагы елда эш урыннарында тәртип оештырып, хуҗалыкка табыш кертүдә тырышып эшләрләр дип өметләнеп калабыз.