

Районның терлекчелек тармагында сөт җитештерү белән бергә, ит җитештерү өчен терлек симертү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Бүгенге көндә “Победа” крестьян-фермер хуҗалыгында симменталь, кара-чуар сөт бирүче токымнар ит токымлы маллар белән бергә үрчетелә. Аббуллада бүгенге көндә каралы-аклы токымлы 500 башка якын мал бар. Бу токымны бирегә узган ел ахырында кайтартканнар. Маллар иректә йөри, асларына күп итеп салам түшәлгән. Сенаж да, силос та алар рационына кертелгән.
– Таналарның күбесенә ясалма орлыкландыру эшләнелгән, тиздән алар яшь үрчем бирәчәк. Безнең максат шушы малларны бозаулатып, савым сыерларына әйләндереп, күбрәк сөт җитештерү. Ә үгезләрне исә, әлбәттә, ит өчен симертәбез. Аларның туклану рационыны да башкача. Җитештерүнең барлык циклын узып, токымны үрчетүдән башлап, аны асрау һәм әзер продукция сатуга кадәр механизмны эшләргә кирәк, – ди ферма мөдире Кифая Абдуллина.
Хуҗалыкның техник паркында да эшләр гөрләп бара. Бу тармакта эшне хуҗалык бригадиры Флорит Аллаяров җитәкли. Әлеге вакытта техника ремонты белән бергә тырмаларны да сафка бастыралар. Өч комплект тырма ремонтланып куелган, тагын өчесе төзекләндерелеп ята. Шунысы куанычлы, бирегә килеп кергәч, рәт-рәт тезелеп торган, яңа, заманча техника күзгә ташлана. Хуҗалыкны тулы көченә алып барып, мул табыш алу өчен, әлбәттә, иң беренче чиратта, көчле техника кирәк. Шуңа күрә хуҗалык җитәкчесе моны аңлап эш итә. Яңа гына кайтарылган КамАЗ йөк машинасы да җитәкченең хәстәрлеген дәлилли. Биредә язгы-кыр эшләре өчен тулы әзерлек бара.