Авыл хуҗалыгы
27 гыйнвар 2023, 04:30

Фермаларда эш кызу бара

Бигәнәй авылындагы “Вәлиева” крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек тармагы эшчәннәре уңышка ирешү өчен күп көч салып эшли. Лариса Вәлиева җитәкчелек иткән товарлыклы-сөтчелек фермасында эшләр аеруча көйле бара.

Фермаларда эш кызу бараФермаларда эш кызу бара
Фермаларда эш кызу бара

Биредә 80 баш мал исәпләнә, шуның 65е – саудыра торганнар. Терлекчеләр арасында үзара ярыш ялкыны сүрелми. Мул сөт өчен көрәштә савым сыерларын караучы терлекчеләрнең тырышлыгы ифрат зур. Бу җәһәттән Филүс Фәттәховны хөрмәтләп телгә аласы килә. Төп көтүне яшь маллар белән тулыландыру – игътибар үзәгендә. Таналар әзерләү – гаять җаваплы эшчәнлек. Тиешле тәүлеклек артым алуга, һәркайсын сәламәт итеп үстерүгә зур көч сала терлекче. Вакыт белән исәпләшми эшли.
Фермер әйтүенә караганда, биредә һәркем иңенә йөкләтелгән эшне намус белән башкара. Аның тормыш иптәше Динарик Шакиров җиһаз-агрегатларның тигез ритмда, ватылуларсыз эшләве өчен җаваплы.
Биредә терлек кышлатуга мал азыгы җитәрлек тупланган. Биналар каралган, төзек, утарлары чиста.
– Әлегә бөтен көч фермага инде. Яз җитү белән басу-кырларны иңли башлыйбыз. Чәчүгә техника әзер, агрегатлар да сафта. Узган ел печән рулонлый һәм чаба торган агрегатлар алган идек. Орлык та җитәрлек. Шуңа күрә хуҗалыкта бер проблема да юк. Бар да уңай бара. Бүгенге көнгә 400 литрдан артык сөт савып алып, Илеш сөт заводына тапшырабыз. Сөт акрынлап арта бара, – дип сөйләде Ларисаның тормыш иптәше, үзе дә фермер Динарик Шакиров.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас