Авыл хуҗалыгы
27 гыйнвар 2023, 04:30

Дәүләт ярдәмен кемнәр куллана ала?

Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге директоры Ирек Сакаев авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләре, фермерлар һәм районның авыл биләмәләре башлыклары белән район хакимиятенең актлар залында очрашу оештырды.

Дәүләт ярдәмен кемнәр куллана ала?Дәүләт ярдәмен кемнәр куллана ала?
Дәүләт ярдәмен кемнәр куллана ала?

Эшкәртелгән продукция күләмен арттыру һәм өстәмә керем алу өчен гражданнарны һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне авыл кооперациясенә һәм фермерлыкка җәлеп итү максатыннан чыгып оештырылган чарадан фермерлар бик күп мәгълүмат тупладылар. Шулай ук ул бирегә килгәннәргә һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары чыгымнарының бер өлешен каплау турында сөйләде. Шулай ук кооператив хәрәкәтенең үсеш перспективалары һәм яңа гамәлдәге авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен дәүләт ярдәме чаралары турында да әйтеп үтте. Грант бирү шартларына, юнәлешләргә, баллар системасына аерым игътибар бирелде. Һәр фермер һәр программаның үзенчәлеге белән якыннан танышып, киләчәккә нинди дәүләт ярдәме алып булуын белештеләр. Ә грант ияләре килеп туган авырлыкларны ничегрәк хәл итеп булуы турында сораштылар. Шулай ук язгы чәчүгә алыначак орлыкларга һәм алынган техникага субсидияләр алып булуы турында да сүз барды. Хуҗалыкларны алып баруда күп кенә чыгымнар кирәклеге һәркемгә ачык. Шуңа күрә дәүләт ярдәмен алуны алдан хәстәрләргә кирәк. Һәр программаның үзенчәлекле тәртибе барлыгына да басым ясалды очрашуда.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас