Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2023, 05:30

Терлекчелектән мул продукция алу чоры

Район хуҗалыкларының терлекчелек тармагында эшләр көннән-көн арта гына бара.

Терлекчелектән мул продукция алу чорыТерлекчелектән мул продукция алу чоры
Терлекчелектән мул продукция алу чоры

Савым сыерлары бозаулый, шуның белән беррәттән сөт җитештерү дә арта. Ваныш авылындагы “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек тармагында эшләр ырамлы бара. Бу чорда бигрәк тә бөтен игътибар яшь үрчемгә юнәлтелә. Бозау караучы Зифинә һәм Флорит Камаловлар озак еллар инде бу эшне зур җаваплылык белән башкаралар. Әлеге четерекле эшне бөтен кеше дә башкара да алмыйдыр. Бозауны да бит кечкенә баланы караган кебек карарга, тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә бу хуҗалыкта хезмәт куючы Камаловлар аларны тәрбияләүнең бөтен серен белә.
– Элегрәк мондый ябулы җирләрдә эшләргә насыйп булмады, һава торышы нинди булса да ачык һавада эшләдек. Бозаулар янына кышын карын көрәп, яңгыр яуса, суын түгеп килә идек. Хәзер ичмасам рәхәт абзарларда эшлибез. Эшлисе дә эшлисе, – дип сөенә Зифинә апа.
– Биредә эшләүчеләрнең эше бик җаваплы, чөнки булачак сөтнең башлангычы шушыннан башлана. Биредәге бозаулар 80 килограмм авырлык җыйганчы шушында үсәләр һәм аннан соң инде 2-6 айлыклар абзарына күчереләләр, – дип, әлеге абзарларда эшләүчеләрнең эшенә бәя биреп узды ферма мөдире Дамир Кәшфуллин.
Әлеге фермада савым сыерларыннан тыш герефорд токымлы маллар һәм симертү үгезләре Рәфит Мусин, Ринат Усманов карамагында.
Терлекчелек тармагының уңышлы эшләве андагы коллективка турыдан-туры бәйле, шулай да әлеге уңыш җитәкчедән башлана. Рафаэль Арслановка кайчан, нинди гозер белән керсәк тә, әлеге тармакта үзгәрешләр тәкъдим итсәк тә, ул һәрчак безнең фикерне куәтли, шуның өчен зур рәхмәт аңа, диләр биредә эшләүчеләр. Җәмгыять җитәкчесеннән шундый терәк-таяныч тою, алга таба тагын да тырышып эшләү өчен зур этәргеч булуын да ассызыклый алар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас