Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2023, 06:10

Шофер булып туган диярсең

Һөнәр сайлаганда күпчелек авыл малайлары шофер, машина йөртүче булам, дип хыяллана. Кәшкәләү авылында яшәүче Марат Солтановка балачагыннан ук машина җене кагыла һәм ул күрше шофер абыйларына ияреп колхозның машина паркына йөри башлый.

Шофер булып туган диярсеңШофер булып туган диярсең
Шофер булып туган диярсең

Алар янына утырып йөргән кечкенә малай бик иртә руль борырга да, буе җитмәсә дә, тормозына басып карарга да өлгерә. Әтисе Лотфый, әнисе Рәшидә гомерләрен почта эше белән бәйләсәләр Марат гади хезмәтне якын итә. Җиденче класста укыганда ук ат белән басу каравылчысы булып эшли башлый. Шуннан колхоз тормышы аны үзенә тартып ала.
Сигезенче сыйныфны тәмамлауга, үсмер алдында укырга кая барырга, дигән сорау туып та карамый. Чөнки бары тик Бөре шәһәрендәге водительләр әзерли торган уку йортында белем алып, машина серенә төшенергә теләвен тәгаен белә егет. Кулына шофер таныклыгы алгач, элеккеге “Мир” колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Иң беренче эш көнен ул бүгенгедәй хәтерли.
– Эшкә барасы көнне иртә белән торып, колхоз идарәсенә юл алдым. Колхоз рәисенә кереп эш сорагач, ул мине Газ-51 йөк машинасына тәгаенләде. Бик яңа булмаган машинаны тиз көндә ремонтлап, сафка бастырдым да җиң сызганып эшкә тотындым, – ди ул.
Армиядә дә шофер була һәм яхшы хезмәте өчен ике елга ике тапкыр отпускка кайта. Армиядән соң туган колхозында ЗИЛ-133 йөк машинасында эшен дәвам итә. Ул вакытта колхозларның көчле чагы, фермаларда маллар күп. Көн-төн рейс куарга туры килә аңа. Хәтта, Казахстанда салам кысуга да командировкага җибәрелә. Булдыклы, үз эшенең остасы булган тәҗрибәле шоферны яңа гына кайткан КамАЗ йөк машинасына утырталар. Бу машинасын да ул күз карасыдай саклап кына, колхоз эшендә йөзә. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Марат тормыш иптәше итеп тә шушы колхозда бухгалтер булып эшкә кайткан яшь белгеч Сәвихананы сайлый һәм гөрләтеп туй ясыйлар. Ике малай Илнур белән Илвирга гомер бүләк итәләр. Эш һәм тормыш дәверендә дә алар бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшиләр. Матур тормышның сикәлтәле юллары күп булса да алар бирешмичә, алга таба атлыйлар.
Илдәге реформалар күп колхозларны бетерүгә китерә. Бу дулкынга “Мир” колхозы да эләгә. Заманалар авырая, эш хакы түләнми башлый, ничек яшәргә, ничек балаларны аякка бастырырга дигән уйлар көннән-көн Маратны борчый башлый. Өстәвенә кече уллары да кинәт кенә чирләп, бик күп түләүле операцияләр, дәваланулар үтәргә туры килә Солтановларга. Менә шушы шаукым эчендә йөзгән гаилә башлыгы ике дә уйлап тормый себер ягына эшкә чыгып китәргә мәҗбүр була. Анда да ул һөнәре буенча вахта белән эшләп, хаклы ялга чыга.
Уллары да әтиләре сайлаган һөнәр буенча эшлиләр. Тәүдә ерак юлларда зур йөк машиналарында эшләсәләр, хәзер Илвер КамАЗ һәм МАН йөк машиналары сатып алып үз эшен ача. Ул абыйсы белән районда урып-җыю вакытында хуҗалыкларга күп кенә ярдәм итәләр.
– Хәзер юл йөрү нәрсә ул? Асфальт юлдан барганда узган гасырның баткак, сазлы юлларын искә төшерсәм, куркып китәм, – ди Илвир. Балачакта әтисенең машинасы янында мәш килгән чаклары да исендә аның.
Үсә төшкәч әтисе белән басу-кырлардан гарәбәдәй алтын бөртекләр ташыганы да күз алдында. Бертөркем малайлар белән машина кузовыннан чыр-чу килеп ашлык бушатуларны оныту мөмкинме соң. Тузаннан тешләре генә ялтыраса да, әниләре орышса да, авыл малайлары көн саен шофер абыйларын көтеп алалар. Аннан баштанаяк майга буялып әтисе белән техника көйләүләр...
Сәвихана һәм Марат Солтановларның йортлары авыл урамына барып кергәч тә, биредә уңган хуҗалар яшәвен ихаталарыннан ук белдереп тора. Бигрәк тә яздан көзгә кадәр шау-чәчәккә күмелгән гөлбакча, гаилә башлыгының “алтын куллары” белән эретеп ябыштырып ясалган беседка, бар уңайлыклары да булган җәйге душ, әкият илен хәтерләткән сыннарның эчендәге чәчәкләре хуҗаларның уңганлыгын, булдыклылыгын дәллиләп тора. Дөресен генә әйткәндә, чиләгенә күрә капкачы – бәхетнең менә шулдыр ачкычы. «Тату, башкаларга үрнәк булырлык яшәүнең сезнең гаиләдә үз сере бармы?» – дип сорыйм хуҗабикәдән.
– Бер-береңне аңларга тырышып, бер-береңне ишетеп, ачу сакламыйча, киңәшләшеп, хөрмәт итеп яшәүдәдер инде – төгәл генә рецепты юк, дип саныйм, – ди Сәвихана апа. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Атна саен кайтып балалары да, оныклары да мәш килеп ни дә булса эшләп йөри, оныклары Айнур һәм Аделия дәү әни һәм дәү әтиләре янында каникул чорын үткәрергә яраталар.
Яшьләрнең күбесе, туган авылларын ташлап, шәһәргә китү ягын карый. Авыл җирендәге иркен йортны, бакчаңны шәһәр җирендәге таш фатирга алыштырып буламы инде?! Авылда эш юк, дип зарланучылар бихисап. Эштән курыкмаган, тырыш кешегә бөтен җирдә дә эш бар. Нәкъ Марат Солтанов кебекләргә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас