

Төпләнә генә түгел, ә авылны яшәтә.
– Туган авылымда, урындагы хуҗалык банкротлыкка чыккач, өч ел элек эшли башладым, – ди Шөкшән авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Салават Зарипов. Бу еллар эчендә берничә төрле мал үрчетүгә күп көч салдым. Бүгенге көндә 30 баш ат, төрле токымлы 60 баш эре мөгезле терлек һәм меринос, идельбай һәм орловская токымлы сарыклар үрчетүдә шөгыльләнәм.
Кайбер фермерлар махсус бер генә токымлы мал үрчетүгә өстенлек биргәндә, Салават, терлекчелекнең чын фанаты буларак, төрле маллар асрый. Әлегә ул безнең климат шартларына нинди токымлы мал чыдам, тиз үсүен һәм мул табыш алып булуын күзәтә. Тора бара шул токымлы малларны гына үрчетергә тели. Ә чынында аның хуҗалыгына барып кергәч, үзеңне зоопарктагы сыман хис итәсең. Чөнки абзар эчендә герефордлар, ә тыштагы утарда лимузин ит токымлы маллар, ферма ихатасының иң төпкелдәге утарында атлар асрала. Ә дүртенче утарда инде сарык маллары.
– Токымлы маллар үрчетү –минем хобби. Сарыкчылык тармагы буенча эш алып барганда да мул табышка ирешергә була. Ә төрле токымлы сарыклар исә зурлыгы белән һәм итнең тәме белән дә аерылып тора, – ди фермер.
Киләчәктә фермер ит җи-тештерү белән шөгыльләнергә исәп тота. Шуңа күрә әлегә малларның баш санын арттырып, кайсысы ничегрәк үсүенә күзәтү үткәрә. Олы Шөкшәндә Салаватны авылның изге күңелле улы дип йөртәләр. Чөнки ул заманалар үзгәреп, күп кенә халык эшсез калган мәлдә туган авылына кайтып, фермер хуҗалыгы төзеп, авылдашлары өчен эш урыннары булдырган. Бигрәк тә язгы чәчү чорында механизаторлар күпләп эшкә чыга, ә кышларын алар ял итәләр.
Агроном белеме булмаса да, Салават басучылыкта да үзен сынап карый. Элеккеге колхоз кырларының күп өлешендә чүп үләне үсеп утырганына хәйран кала һәм җиң сызганып эшкә алына. Ул хуҗалыкны җитәкли башлагач, күптән сөрелмичә ташландык хәлгә кергән басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлый. Авылны әйләндереп утырган иген басулары янә сап-сары тулы башаклары белән тирә-якка ямь бирә.
– Басучылыкта да мин эксперимент эшләргә булдым. Шуңа күрә төрле культуралар чәчәм. Узган ел, хәтта карабодай да чәчеп карадым. Карабодай бик уңды, табышы мул булды. Киләчәктә күбрәк мәйданда чәчәргә дип уйлыйм. Көздән күп кенә гектарда ташландык җирләрне эшкәртеп, чәчүгә җирләр әзерләдек.
Әлегә 500 гектарга якын җир эшкәртә фермер. Эшчеләр дә тырыш, бурычларын яхшы башкара. Киләчәккә өметләр зур. Яңа ферма абзары төзүгә бөтен көчне җәлеп итәргә дигән уйда тора.
Игенчелек һәм терлекчелек тармакларын бергә янәшә алып баручы фермерга күпләр соклана.
Моннан тыш игелекле гамәлләре шактый фермерның. Үз төбәген үстерү, матурлау, гореф-гадәтләрен саклауда да зур булышлык күрсәтә ул. Милли бәйрәмнәрне, Сабантуй үткәрүдән дә читтә калмый.