Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2023, 06:00

Сөт – тотрыклы табыш чыганагы

“Фәйзрахманова” фермер хуҗалыгында терлекләрне кышлату яхшы бара, аларны ашатуда һәм асрауда бернинди дә өзеклекләр юк. Сыерлар да күбрәк бозаулагач, сөт сату да арта.

Сөт – тотрыклы табыш чыганагыСөт – тотрыклы табыш чыганагы
Сөт – тотрыклы табыш чыганагы

– Кышлатуга без ныклап әзерләндек, – дип сөйли КФХ башлыгы Луиза Фәйзрахманова. – Җәйге чорда ферма биналарын да әзерләдек һәм җылыттык, бөтен төр азыкны ел ярымлык запас белән әзерли алдык һәм шуңа күрә хәзер кышлату нормаль эш режимында үтә.
Хуҗалык фермасында булгач, без моңа үзебез дә инандык. Сыерлар чиста, каралган, тук, асларына салам җәелгән.
Белүебезчә, узган ел бу хуҗалыкка голштин токымлы башмаклар кайтарылган иде. Менә инде хәзер алар бозаулый башлаган, шунлыктан хуҗалыкта сөт тә арткан. Бүгенге көндә 70 баш савым сыеры бар, шуның 42се савыла. Тәүлегенә 620 литр сөт савып алынып, “Илеш” сөт заводына тапшырыла.
– Терлекләр рационында кузаклы үләннәрдән әзерләнгән печән, фураж, сенаж бар. Сөт артуга, әлбәттә, төрләндерелгән азык ярдәмгә килә. Моның өчен без Ижау шәһәреннән көнбагыш түп азыгы кайтарттык. Бу исә күзгә күренеп, сөтнең артуына китерде. Терлекче Марсель Калиев, бозау караучы Илгиз Шәрипов ферма мөдире Флүс Рәхимов җитәкчелегендә малларны кышлатуда күп көч салалар. Әлеге каты салкыннарда да алар тырышып эшлиләр, – ди фермер Луиза.
Әйе, узган ел уңышы белән сөендереп, кышлатуга күпләп мал азыгы әзерләүгә юл куйса да, терлекчелек тармагын агымдагы ел да үзенең салкыннары белән сыный. Шулай булса да безнең терлекчлек тармагы кырыс һава шартларын тотрыклы үткәрә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас