Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2023, 06:15

Менә ичмасам хуҗа

Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар асраучылар районыбызда шактый.

Менә ичмасам хуҗаМенә ичмасам хуҗа
Менә ичмасам хуҗа

Әйтүе ансат булса да, мал асрау өчен күпме тырышлык кирәклеген, никадәр чыгым киткәнен хуҗалар яхшы белә. Шундый тырыш кешеләрнең берсе Кушманак авылыннан Азат Хәйдәршин. Ул үзен белә һәм бераз әти-әнисенә ярдәм итеп, кул арасына керә башлаганнан бирле мал-туар арасында була. Кече яшьтән үк эш белән чыныгып үсә. Буй җиткәч тә авылны ташлап читкә китүне күз алдына да китерми. Армия хезмәтеннән соң элеккеге “Родина” колхозында шофер булып эшли. Төрле елларда бензин ташучы һәм йөк машиналарын да йөртә. Өч дистәгә якын ел хезмәт юлын шофер һөнәренә багышлаган Азат Хәйдәршин көн-төн йөк машинасында рейста йөргәннәрен бүгенгедәй хәтерли.
– Без эшләгән чорда колхозның нәкъ ныклы чагы иде. Унар машина рейска чыгып китә идек. Ел әйләнәсенә туктап торган булмады. Җәен басудан кайтып кермәсәк, кышын төнге өчтә Уфага кем кирпеч, кем төзелеш материаллары, кем катнашазык алып кайтырга юлга чыга идек. Иртә белән бармасаң, куна калырга кирәк, ике көндә дә кайтып булмый, чөнки чират, төрле районнардан килгән машиналар күп. Колхозларның гөрләп торган чагы. Рәхәт иде, җиң сызганып эшләргә хезмәт урыны да бар. Әмма ләкин үзгәртеп кору заманалары безнең колхозның гомерен кыскартты. Еллар үтү белән колхозның хәтта исеме дә калмады. Эшче көчләрнең күбесе аптырап, гаиләне карарга кирәк дип себер якларына юл алды. Мин шул чорда ук хуҗалыкта күпләп мал асрый башладым. Авылда да шәһәрдәгедән ким яшәмибез. Ялкауланмаска гына кирәк. Бозауларны үстереп, үзем суеп, эшкәртеп сатам, үз клиентларым бар, көтеп кенә торалар. Балаларым да ялларында кайтып ярдәм итәләр. Авыл җирендә яшәп ничек мал-туар асрамыйсың инде? Дөрес, мәшәкате күп-күбен, сизелми дә. Һәр иртәдә малларым янына чыгып китәм. Аларны бер кат карап-барлап алганнан соң гына өйгә кереп, иркенләп чәйләп алам, – ди Азат Фәйзелкарам улы.
Әйе, тормыш-көнкүрешне ныгытыйм, табынымны мул итим дисәң, алны-ялны белми көч түгәргә, тир тамызып эшләргә кирәк шул.
Бүгенге көндә аның шәхси хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның берсе савым сыеры, калганнары төрле зурлыктагы үгез бозаулар, җиде баш ат та тота, хәтта күпләп сарыклар да асрый. Әлбәттә, хуҗалыкта маллар күп булгач, аларга кышкылыкка азык әзерлисе дә бар. Җәй буе печән әзерли. Кул көче белән генә бу кадәр эш башкарып булмый. Шуңа күрә авыл уңганы, мал асрап алган табышыннан хуҗалыгына «Беларусь» та алган.
Азат ага туган авылы өчен җан атып торучы кеше. Авылдашлары ягыннан да олы ихтирамга лаек. Авыл советы депутаты итеп ул бер дә юкка гына сайланмаган. Үзенең кешелекле, авыл өчен янып яшәве аркасында аны кушманаклылар ихтирам итә. Кеше белән уртак тел таба белү, тәртип яратканга авыл зиратын карау да аңа йөкләтелгән. Алай гына да түгел, нинди генә өмә булмасын, авыл урамнарын кардан ачарга кирәк булса да Азат Хәйдәршин беренчеләрдән булып үз тракторы белән килеп туктый. Ихатасындагы тәртип тә, өй эчендәге чисталык та урамнан узучыларны үзенә җәлеп итеп тора. Бар яклап та уңай сыйфаларга ия Азат ага Кушманак өчен зур бәхет кенә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас