

Тынгысыз хезмәт таләп итүче авыл хуҗалыгы тармагында тәвәккәлләр генә эшли. Фермерларга эштә уңышка ирешүдә мотлак кыюлык, максатка омтылучанлык, эшсөярлек кебек сыйфатлар һәм, әлбәттә, җир эшен якыннан белү кирәк. Иске Карагыш авылында яшәүче Дамир Йосыпов шул сыйфатларның барысына да ия. Шул ук вакытта үз җирендә яшәү һәм эшләүне хуп күреп, моннан берничә ел элек туган авылында фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә һәм уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә биредә 300 баш мал асрала, шуларның 150се савым сыеры. Сыерларның күбесе ташлаткан, саудырмый әлегә. Терлеклекчелектә төп табыш булып, әлбәттә, сөт аннан гына ит тора. Шуңа күрә кышкы чорда бөтен көч күбрәк таза-сау яшь үрчем алып, сөтне арттыруда.
– Сыерлар акрынлап бозаулый башлады. Шулай булгач, сөт тә артуга таба бара. Тәүлегенә 400 литрга якын сөт савып алабыз. Бездә җитештерелгән продукция Нефтекама шәһәренә юллана. Бу шәһәрдә үзебезнең “Карагыш” дигән кооперативыбыз бар. Шунда инде сөт махсус пакетларга тутырылып сатуга чыгарыла. Алай гына да түгел, шушы цехта каймак, катык, эремчек, май һәм сыр да эшләнә. Тик әлеге вакытта цехыбызга сөт чималының җитмәве борчый. Сөт җитәрлек күләмдә булганда тагын башка төрле продукция дә эшләргә исәп тотабыз, – диде фермер киләчәктәге планнары белән уртаклашып.
Әйе, уңган кеше генә фермер хуҗалыгын җитәкли ала. Дамир Шакирхан улы көн-төн ферма, машина паркы һәм амбар юлыннан кайтып керми. Шулай эшләгәндә генә хуҗалык эшләре ырамлы бара. Яңа туган 13 бозауны да фермер үзенең күз уңында тота. Көнозыны аларның сәламәтлеген, азык рационын һәм асралу урынын тикшереп тора. “Шулай итмәсәң, киләчәктә мал санын арттырып булмый”, – ди ул.
Хуҗалыкта эшләүче ирле-хатынлы Баяновлар гаиләсе турында да фермер җылы мактау сүзләре әйтте. Фәнисә Баянова яшь үрчемне карауда бар булмышын биреп эшли, бәби караган сыман тәрбияли. Тормыш иптәше Илдар да элек-электән ук шушы фермада терлекче булып эшли. Без барганда да Илдар “Орлик” кушаматлы җигүле аты белән малларга печән кертеп ята иде. Хуҗалыкта эш кул көче һәм техника ярдәмендә башкарыла.
Эшче көчләр җитмәве хуҗалык җитәкчесен бераз борчый. Аппарат белән саву операторлары Гөлсәрия Даутова белән Ирина Муллаярова да үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар, чөнки шәһәр кибетләре киштәләренә чыккан сөтнең сыйфаты алар кулында.