Авыл хуҗалыгы
18 Января 2023, 06:05

Карабодай үстерүче фермер һәм яхшы староста да ул

Җир үзе турында кайгыртуга юмартлык күрсәтә, хезмәттә чыныккан кулларга һәм мәрхәмәтле йөрәкләргә рәхмәтле – Тугай авылына барганда урындагы табигатькә карап күңелдә шундый уйлар туды.

Карабодай үстерүче фермер һәм яхшы  староста да улКарабодай үстерүче фермер һәм яхшы  староста да ул
Карабодай үстерүче фермер һәм яхшы староста да ул

Безнең шушы авыл фермеры, бер үк вакытта авыл старостасы Өлфәт Гайсин белән очрашуга китеп баруыбыз.
Авыл безне күркәм йортлары белән каршы алды. Ул бик матур йортлардан тора. Старостаның йорты авылның очында булып чыкты. Ул туган авылында өй урыны сатып алып, матур итеп йорт салып чыккан. Әнисе Рәзилә апа сарык фермасында, ә әтисе Кадим ага механизатор булып эшләгән. Алар, башка авылдашлары кебек үк, гомер буе колхозда хезмәт салган. Уллары да мәктәп укучысы булганда ук хезмәт эшчәнлеген Мәгъдән исемендәге колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Аннары, яше җиткәч, армия сафына алына. Уфада 139нчы санлы һөнәрчелек училищесында укып, кулына эретеп ябыштыручы документын алып, Уфада бер заводтта эшли башлый. Никах сәгате җиткәч, булачак хатын итеп тә бергә уйнап, укып үскән авылдашы Эмманы сайлый.
Гаилә Нижневартовск шәһәренә күчеп китә. Ике уллары да шәһәрдә туа.
Еллар үтү белән Гайсиннар туган ягына тартыла башлый. 2009 елда туган авылына кайткач, үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра Өлфәт абый.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 100 гектар чәчүлек мәйданнары бар, анда бөртекле культуралар үстерү белән уңышлы шөгыльләнәләр. Күпчелек карабодай культурасы үстерелә. Хуҗалык тарафыннан авыл хуҗалыгы техникасы, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итүче җиһазлар сатып алына. Һәм менә бүген ул биредә яши, авыл проблемаларын хәл итүдә актив катнаша, авыл биләмәсе башлыгының уң кулы дияргә мөмкин. Авыл халкы шатлык-куанычлары белән дә, борчу-көенечләре белән дә аңа килә. Ә Өлфәт Кадим улы, үз чиратында, җәмәгать эшләреннән курыкмый, нинди генә хәлләрдә дә авылдашларын яклап чыга һәм аларның хокукларын бозуларга юл куймаска тырыша. Тырышлыкларын күреп, яше дә, карты да аны ихтирам итә. Әмма ул, ялгыз яу кайтармый, ди. Шуңа авыл проблемаларын хәл кылуга башкаларны да җәлеп итә.
Авыл өчен янып-көеп йөри торган кеше булса, тыныч яшәргә мөмкин. Менә Өлфәт ага да авыл халкы һәм урындагы хакимиятнең ышанычлы таянычы булып тора. Кайда проблема килеп туа, ул шунда. Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып, зират коймаларын алыштырганнар, инде чираттагы зур эш итеп авыл урамнарына комташ салдыруны күзаллыйлар.
Тормыш иптәше Эмма авыл мәдәният йортында клуб мөдире булып эшли. Ул иренә киңәшче дә, ярдәмче һәм авыл өчен янып йөрүче дә. Нинди генә эш башласалар да бергә-бергә башкаралар. – Авыл халкын оештыру җиңел түгел, чөнки бүген һәркем үзе турында күбрәк уйлый, җәмәгать эшләрендә катнашырга бик ашкынып тормый. Үз мисалың белән халыкны кыймылдатырга кирәк, юкса авыл юкка чыгачак. Староста итеп сайлап куелгансың икән, димәк, авыл халкы сиңа ышана, син аларның һәрберсе өчен җаваплысың, – ди Өлфәт Гайсин.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас