

Элек икешәр сыер асрап яшәгән гаиләләр арасында сөтне кибеттән алучылар яки кәҗә асрауга күчүчеләр бар. “Сыер асрауның файдалы ягы юк. Сөтнең бәясе арзан, терлек азыгы кыйммәт”, – ди алар. Ә менә дистә һәм аннан күбрәк мал асрау алай ук файдасыз түгел икән.
Бакалы авылында үз шәхси хуҗалыкларында күпләп эре мөгезле терлек асраучы Рәсимә һәм Рим Әхәтовларның яшәеше белән танышкач әнә шундый фикергә килдем.
– Бер ияләнгәч, бер авырлыгы да юк аның, – дип көндәлек эшләре турында таныштырды Рим Нәгыйф улы. – Зарланганыбыз юк, бер өйрәнгәч, тормыш шулай бара инде. Малны ишле итеп асрау минем әти-әниемнән килде. Алар икесе дә гомер буена терлекчелектә эшләделәр. Хәтта, хаклы ялга чыккач та, фермада эшләүләрен дәвам иттеләр, шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларында да икешәр, өчәр баш савым сыеры, ит өчен бозаулар тота иделәр. Мин аларның төпчек балалары булгач, аларга хуҗалыкта ярдәмләшеп, хезмәт тәрбиясендә үстем. Шуңа күрә авыл тормышын үз итеп, туган авылымда, төп нигездә төпләнеп калдым. Тормыш иптәшем итеп Караидел кызы Рәсимәне алдым. Ул да тырыш, уңган. Мал асрауның бер авырлыгын да күрмибез. Берне асрасаң да, шул эш, бишне асрасаң да.
Һөнәре буенча шәфкать туташы булса да, Рәсимә Бакалыга килен булып төшкәч, үзен малчылыкка багышлый. Кул эшләре белән дә ныклап мавыга. Оекбашын, бияләен ә дигәнче бәйләп куя.
– Авыл җирендә үз тырышлыгына таянып яшәсәң генә мул тормышта гомер итәргә була, – ди ул.
Әйе, мин үзем дә шушы авылда туып-үскәч, Рим белән бер чор балалары буларак, әти-әниләргә ияреп ферма сукмагын күп тапарга туры килде. Аның әнисе Майкамал апа яшь бозаулар карый иде. Мин аның янына еш керә идем. Чөнки яшь бозаулар асралган өй һәрвакыт чип-чиста, җылы була торган иде. Майкамал апаның уңганлыгы, бирегә барып кергәч күзгә бәрелеп тора иде. Бозауларны бәби караган сыман тәрбияли иде. Хәтта, бозаулар астындагы идәнне дә мунчала белән ышкып юып куя иде, аяк савыты белән басарга да чиркангыч иде. Нәгыйф абый да бар гомерен терлекчелеккә багышлаган кеше. Менә шундый малларга карашны күреп үскән Рим дә уңган, булдыклы, авыл өчен игелекле була.
Хезмәт юлын элеккеге “Мир” колхозында механизатор булып башлаган Рим, замана үзгәрешләренә ияреп, “Сахаев” крестьян-фермер хуҗалыгында да көч сала. Аннары инде тормыш иптәше Рәсимә белән киңәшләшеп, ике баш савым сыеры асрап карыйлар, үзләреннән арткан сөтен, эремчеген, маен һәм каймагын авыл халкына саталар. Менә шулай экренгә күпләп мал асрау белән шөгыльләнә башлыйлар. Мал тоткач, аңа ризыгы да күпләп кирәк бит инде. Шуңа күрә Рим авыл халкының пай җирләрен арендага алып, 17 гектар мәйданда җир эшкәртә. Үзләренә җитәрлек ашлыгын да, печәнен дә үстерә. Аннары инде сыер маллары янында үгез бозаулар да асрый башлый, аларын ит өчен тота. Эре мөгезле терлектән алынган табышка ул МТЗ-82 тракторы һәм аңа тагылма агрегатлар ала. Үз тормышы өчен генә түгел, Рим Бакалы авылы халкы өчен дә игелекле, ул – авыл старостасы. Язын-көзен авылда узган өмәләрдә үз тракторы белән зур ярдәм күрсәтә, кышын авыл урамнарын да ул ачып тора, ә җәен инде авыл халкына печәннәрен чабарга, җыярга һәм рулонга кысуда зур ярдәм итә. Бакалыда гына түгел, тирә-як авылларда яшәүчеләрнең бакчаларын сөрү дә Рим өстендә дисәк һич ялгышу булмас. Янгын хәвефсезлегенә каршы авыл тирәләрендәге җирләрне дә ул үз тракторы белән сөреп чыга. Бер кешедә менә шулкадәр шәфкатьлек һәм игелек салынган. Гаиләсендә дә Рим тормыш иптәшенә яраткан ир, кызы һәм киявенә сөекле әти һәм оныгы Аринага үрнәкле дәү әти.
Бу гаиләнең хезмәт сөючәнлегенә, уңганлыгына сокланып туеп булмый. Рим үзе армиядә ике ел диңгез һавасы сулап кайткан кеше. Авырлыклар алдында баш ия торганнардан түгел. Менә шулай, гомер уртасына җиткән парлар, тату гына бер сәгать вакытларын да әрәм итмичә, җир җимертеп эшлиләр, яшиләр.