Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2023, 05:45

Бозаулар сәламәт үссен

“Яшь терлекләрне тәрбияләү, саклап калу – мөһим мәсьәләләрнең берсе”, – ди “Колос” хуҗалыгының Әҗәк фермасында бозау караучы булып эшләүче Галина Байметова.

Бозаулар сәламәт үссенБозаулар сәламәт үссен
Бозаулар сәламәт үссен

Менә берничә ел инде Галина яңа туган бозаулар карый торган блокта эшли.
Яңа туган бозауларга угыз һәм сөтне дөрес итеп эчерү аның өлешенә төшә.
– Яшь үрчемне бәби караган сыман тәрбияләргә кирәк, өшетергә дә, эсселәтергә дә, суык сөт эчерергә дә ярамый. Аслары да һәрвакыт коры һәм чиста булырга тиеш, – ди бозау караучы.
Әйе, биредә асралучы бозауларга аеруча игътибар бирелә. Азык рационына да, асрау ысулына да. Һәр яшь аермасы белән аерым бүлемнәргә куелган бозауларны ашатуы да, асларын алуы да җайлы терлекчеләр өчен.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас