

Бәхетен читтән эзләп интекми ул, туган авылында төпләнеп кала. Үзенең бәхетен кара җирдән, туган авылы кырларыннан, газиз туфрагыннан таба. Үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен яратып башкарган, гомере буе һөнәренә тугры калган танышымның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.
Силасау авылындагы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яңавыл районы Бәдрәш авылында машинист-тракторчы курсында укый. Кулына тракторчы таныклыгы алып, туган авылына кайта һәм элеккеге “Жданов” колхозының икенче бригадасында тәгәрмәчле тракторда хезмәт юлын җиң сызганып башлап җибәрә. Киң басулы иген кырлары аның эшенә дәрт өсти. Яшь белгеч ал-ял белән исәпләшмичә, ике ел узып киткәнен һәм армия сафына алыныр чак җитүен сизми дә кала. Эшен намус белән башкарган егет хәрби бурычын да уңышлы үтә. Әлбәттә, армия сафыннан соң тагын да ныгыбрак, чын ир-егетләрчә сыйфатларга ия булып, шул ук колхозга кайтып эшен дәвам итә. Бу юлы инде Замир өр яңа ЮМЗ тракторын йөртү бәхетенә ия була. Әти-әнисе олы яшьтә булганлыктан авылны ташлап, читкә чыгып китү турында уйлый да алмый ул.
Илдә үзгәртеп кору чоры колхозларны да урап узмый. “Жданов” колхозы “Сигнал”га әйләнә. Заманалар үзгәрә бара, колхозның экономик хәле авырлашып, бөтенләй таралуга барып җитә. Бу юлы инде Силасау авылы бригадасы Ленин исемендәге хуҗалыкка кушыла. Хезмәт белән чыныгып үскән егет колхозда эшләвен дәвам итә. Тырыш, гадел, ярдәмчел Замир Сәлихҗан улы һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Яз җитү белән басуга кереп китә, кара көзгә кадәр басуда җир сөрүдә, химик утауда, мал азыгы ташуда хезмәтен сала.
Мәрхәмәтле Замир бәләкәйдән нечкә күңелле, кешелекле булып үсә. Ак әбисе белән ак бабасын да тәрбияләп, бакыйлыкка озата. Әти-әнисе өчен дә олы терәк ул. Бер авылда яшәгәнгәдер инде, ул узса да, барса да туган йортына кереп, олыларның хәлләрен белеп, йорт эшләрендә ярдәм итеп тора. Тормыш иптәше Римма белән үз ихаталарында да күпләп мал асрап яшиләр. Замир бар якка да уңган. Беркайчан да кул кушырып утырмый. Эшкә уңган гына түгел, ә җыр-моңга сәләтле дә ул. Яшь чагыннан ук авылда узган мәдәни чараларда да актив катнаша.