

Элиталы орлыклар, ашламалар алу өчен шушы көннәрдә үк заявка бирүне хәстәрләргә кушты. Җыелышта район территориясендә Мәскәү-Екатеринбург тизйөрешле М–12 трассасын төзү өчен җир кишәрлекләрен алу сораулары каралды.Чөнки күп кенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең җирләре аша бу трасса үтүе күзаллана. Бу эштә фермерларның килеп чыккан сорауларына БРның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының территориаль бүлекләр белән эшләү һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсенең бүлек начальнигы Юлия Гыйльманова җавап бирде.
– Җирне сыйласаң, ашласаң гына мул уңыш алуга ирешеп була, – дип сүзен башлап җибәрде авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев. Ул чыгышында кышкы культураларның торышы турында, һәм алдагы елда барлык хуҗалыкларда туфрак анализы тикшерү турында әйтеп китте. Җиргә нинди ашлама җитмәвен билгеләү өчен бу эш бик тә кирәклегенә басым ясады. Төрле субсидияләр алу мәсьәләләре аңлатылды һәм арендаланган җирләр өчен вакытында түләү кирәклегенә күрсәтелде.
Артабан киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелек фермаларын ел саен йөреп чыгу йомгаклары ясалды, сөт һәм ит җитештерүне арттыру юлларында күрсәтелде.