Хуҗалыкта продукцияне күп җитештерү өчен терлекләрне бик яхшы ашатырга кирәк. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, арпа кирәк. Фәхретдиновлар 200 гектар мәйданда җир эшкәртәләр. Ике кешегә эш урыны булдырылган. Эшчеләр өчен бар уңайлыклары белән ферма янында гына кереп ял итү һәм чәй эчү өчен өй дә булдырганнар, хезмәт хакы да вакытында түләнеп бара. Уллары Илвир, армия сафыннан кайтканнан башлап, әти-әнисенең олы таянычы. Кызлары Эльза сарыклар һәм куяннар карауда көч сала. Электән техник базасы нык булган Фәхретдиновларның бар эшләре дә ырамлы бара. Мал азыгы да җитәрлек күләмдә әзерләнеп, ферма янына кайтарылып куелган.
– Иремнән башка фермерлык эшенә кереп китә алмас идем, хатын-кыз андый эшне үзе генә башлый алмый. Ул минем киңәшчем дә, олы терәгем һәм таянычым да. Кирәк икән терлекче, кирәк икән механизатор, вакытында водитель дә ул, – дип мактады гаилә башлыгын Айсылу.
Фәхретдиновларның киләчәктәге эш планнары симменталь токымлы сөт сыерлары баш санын арттыру белән генә чикләнмичә эремчек, каймак һәм сыр продукциясе җитештереп, реализацияләүне дә күзалдында тоталар. Фермада күпләп мал асрау өчен урын җитәрлек, абзарлар чиста һәм җылы.
Беркемгә дә сер түгел, фермерлык эше – җиңел хезмәт түгел. Монда авыл хуҗалыгын, терлекләрне генә ярату җитми, ә менеджмент белеме дә кирәк.
Ул эшен Айсылу белгеч киңәшләренә таянып башкара, килеп туган сорауларга интернеттан җаваплар эзли, уңышка ирешкән фермерлар тәҗрибәләрен өйрәнә. Эш башлаучы фермерга район авыл хуҗалыгы идарәлеге зоотехнигы Ленар Баһауов үз киңәшләрен биреп, савымнарны арттыру, сөт җитештерүдә чыгымнарны киметү, бозаулар сакланышын тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләп тора.