Мурманск өлкәсендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан яшь егет Иске Тазлар авылына укытучы булып эшкә килгән Чалкак кызы Флүзә белән таныша һәм гаилә коралар. Яңа гына барлыкка килгән Яхиннар гаиләсен тормыш җилләре ерак Ашхабадка илтә. Биредә гаилә башлыгы ашыгыч ярдәм водителе булып эшли. Бер-бер артлы ике уллары да Ашхабадта дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы олы уллары Рафаэль кинәт кенә һава шартларына ярамый чирли башлый, бик күп дәвалануларның бер ярдәме дә тимәгәч, табиблар аларга я диңгез буена, я Башкортстанга кайтырга кирәклеген белдерәләр. Шулай итеп, Яхиннар гаиләсе Флүзә апаның туган авылына төп йортына кайтып төпләнәләр. Авыл җирендә эш көчләренә саранлык булганлыктан Флүзә апа белән Габделкәрим абый һөнәрләре буенча тиз арада эшле булып, хезмәтләрен сала башлыйлар.
Авыл хуҗалыгы тармагына тартылган гаилә башлыгы “Кызыл таң” хуҗалыгына эшкә күчеп, шофер булып эшли башлый. Шул көннән башлап, әлеге хуҗалык кырларында иген үстерергә керешә, урып-җыю чорында комбайнда эшли. Аннан, тракторына утырып, басу-кырлар сөрүдә, печән чабу, йөк ташуда хезмәт куя. Алны-ялны белми тырышып эшләве, техниканы карап, саклап тота белүе өчен хуҗалык җитәкчесе аның эшен һәрвакыт төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бәяли. Язын – чәчүдә, җәен – җыюда, көзен – сөрүдә Габделкәрим. Үз эшен ихлас яратып эшли торган механизатор.
Халык телендә “Эш сөйгән – бәхетен табар” дигән әйтем бар. Тәҗрибәле механизатор ак бәхетен кара басулардан тапкан. “Минем бәхетем – басуларда. Үз гомеремне кырлардан һәм техникадан башка күз алдына да китерә алмадым”, – ди ул. 30 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән дә аерылып тора.
Кыр эшләре вакытында, өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә дә күнеккәннәр инде. Хәер, тормыш иптәше Флүзә апа да Чалкак мәктәбендә укытучы булып хезмәт куя. Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, эштән борчылып-сагынып көтеп алучы, кайгыртучан кешең булмаса, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Яхиннар гаиләсендә йорт эшләрен башкаруда бүленеш юк: кем нәрсәгә өлгерә, шуны эшли тора. Улларын да мөстәкыйль тормышка әзерләп үстергәннәр. Гел салмак кына, җай гына бармый гомер юллары Яхиннарның. Көннәрнең бер көнендә кара кайгы аларга да ишек кага. Кызганычка каршы уллары Рафаэль белән Илгиз гүр иясе булалар. Бу авыр кайгыны да ата-ана зур сабырлык белән кичерәләр. Ә Рәфис белән Радис икесе дә һөнәрле егетләр, тормышта урыннарын табып, җиң сызганып эшләп яшиләр. Әтиләренең хезмәткә мөнәсәбәте, эшкә уңганлыгы улларына да үрнәк. Язмамны тәмамлап, тәҗрибәле механизатор турында шуны әйтәсем килә. Эш дәверендә Габделкәрим абый да яраткан хезмәтендә зур бәхетсезлеккә очрый. Әлеге дә баягы үзенең физик яктан нык былуы һәм мактаулы донор булуы белән исән кала. Елына өчәр-дүртәр тапкыр кан биреп йөргән Габделкәрим абыйның ике аягын һәм бер кулын табиблар тимердән җыеп, аякка бастыралар. Бүгенге көндә үз аягында йөрүенә ул бик шат.
– Шулай булса да, ул беркайчан да бу турыда беркемгә дә әйтми. Хәлең ничек дигәнгә дә эче тулы ут булса да, ул һәрвакыт елмаеп яхшы дип җавап бирә, – ди аның турында тормыш иптәше Флүзә апа. Габделкәрим абый яшьли өздереп гармунда уйнарга, моңлы итеп җырларга да ярата. Авылда узган бөтен чарада да актив катнаша, аның җырлавын ишеткән һәрбер кеше таң калып тыңлап утыра.
Гөлназ Хуҗина.