Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 ноябрь 2022, 14:55

Җаваплы да, тынгысыз да һөнәр иясе

Авырып китсәк тә, бәхетсезлек очракларына тарысак та, без иң элек ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Аларның тиз һәм дөрес күрсәтелгән беренче медицина ярдәме нәтиҗәсендә ничәмә-ничә мең кешенең гомере саклап калына. Әйе, аларны фронтның беренче сызыгында торучылар дияргә дә була.

Җаваплы да,  тынгысыз да һөнәр иясе
Җаваплы да, тынгысыз да һөнәр иясе

Ашыгыч ярдәм бүлегенә хәбәрләр стационар һәм кәрәзле телефоннар аша кабул ителә. Чакыру булганнан соң, биредә эшләүчеләр 4 минут эчендә җыенып чыгып китәргә тиеш булалар. Биредә барысы да югары квалификациягә ия шәфкать туташлары хезмәт куя. Барысының да эш стажлары дистәдән артык ел тирәсендә тибрәлә. Аларны киң кырлы талант ияләре дияргә дә мөмкиндер. Чөнки аларга невролог та, психиатр да, кардиолог та булырга туры килә. Авырулар янына баргач, үзләре үк кардиограмма яздырып, үзләре укыйлар да. Инсульт, инфаркт билгеләрен күреп, башкалага да илтәләр.
Ашыгыч ярдәм бүлегенең кабул итү бүлмәсе шәфкать туташы Гөлфирә Абазова, мәсәлән, монда тоташтан унсигез ел хезмәт куя. Шалтыратулар кабул итеп, ашыгыч ярдәм бригадасын тиз арада шунда җибәрү дә, авыруларга кирәкле табибны чакырту да аңа йөкләнгән.
– Кечкенәдән үк шәфкать туташы булып, кешеләргә ярдәм итү турында хыялланып үстем. Хезмәтебез җиңел түгел, әлбәттә. Безнең бүлектә ярдәм алган кешеләр риза булса, аларның рәхмәте эшебезгә иң зур бәя, – ди ул.
Гөлфирә Фәнәви кызы Борай авылында гади гаиләдә туып үсә. Борай икенче санлы мәктәбен тәмамлагач, Екатеринбург медицина училищесына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, дипломлы белгеч булгач, Екатеринбург шәһәренең 40нчы дәваханәсенә эшкә урнаша ул. Бар уңайлыклары булган шәһәр тормышы шәфкать туташын үзенә тиз күндерә. Шулай булса да язмыш җиле аны кире туган ягына кайтара. Ялгыз калган әнисенә ярдәмче булу өчен Борайга кайтып эшкә урнаша. Район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә хезмәтен дәвам итә. Уналты ел биредәге бүлектә эшли ул. Әмма биредә һәрвакыт дезинфикцияләү эремәләре белән эш итү аның сәламәтлеген какшата. Шуннан ул ашыгыч ярдәм бүлегенә күчәргә мәҗбүр була. Менә унсигез ел инде биредә намуслы хезмәтен сала ул. Гомер һәм хезмәт юлларында нинди генә авырлыкларга дучар булса да, Гөлфирә апа беркайчан да югалып калмый, һәр эшнең җаен табып башкарып чыга.
Бүлектә хезмәт куючыларның эшен чынлап та җиңел дип булмый. Олы ихтыяр көченә ия, курку белмәс, авырлыклар алдында каушап калмый торганнар гына башкара ала бу хезмәтне.
– Ашыгыч ярдәм – медицинада иң авыр хезмәтләрнең берсе ул. Төрле хәлләрне күрергә туры килә. Телефоннан температура күтәрелде дип кенә чакырып та, баргач, берәр җире җәрәхәтләнгән дә булырга мөмкин. Гаиләдә низаг килеп чыккан булып, психолог ярдәме күрсәткән вакытлар да бар. Хезмәтебез авыр булса да, әллә ниләр өмет итмибез. Үзебез ярдәм иткән кешеләр риза булса, шуларның рәхмәте иң зур бүләк. Хезмәтемне яратып эшлим. Коллективыбыз бик яхшы, дус-тату. Көнебез-төнгә ялганган. Үзебезнең белемнәребезне күтәрү өстендә дә даими шөгыльләнәбез. Чөнки, заман шуны таләп итә, – ди Гөлфирә Абазова.
Ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куючылар эшләреннән зарланмыйлар, чөнки үз эшләрен чын күңелдән яраталар һәм кеше гомерен саклап калу өчен бар тырышлыкларын да куярга әзерләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: