Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 ноябрь 2022, 16:00

Алдынгылар бүләкләнде

Үз борчу-мәшәкатьләре белән килгән тагын бер ел ахырына якынлашып килә. Әле аны йомгаклап куярга иртәрәк булса да, авыл хуҗалыгында инде нәтиҗәләр ясар вакыт. Әлеге нияттән, 11 ноябрь көнне, район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Бирегә хуҗалык рәисләре, алдынгылары, яшь белгечләр һәм районның агросәнәгать үсешенә үз өлешләрен керткән фермерлар чакырылган иде.Җыр-моң белән үрелеп барган тантанада авыл хуҗалыгы ветераннары да, әле кичә генә хезмәт юлына аяк баскан яшьләр дә, озак еллар хуҗалыкта хезмәт куйган игенче-терлекчеләр дә ихлас хөрмәтләүгә лаек булдылар.

Алдынгылар бүләкләнде
Алдынгылар бүләкләнде

Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәмил Нуриәхмәтов та таңнан таңга кадәр һәм ялларсыз җирдә хезмәт куючылар, икмәк һәм яшелчә үстерүчеләр, сөт, ит һәм башка азык-төлек продуктлары җитештерүчеләрне бәйрәм уңаеннан ихлас күңелдән котладылар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: