Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 октябрь 2022, 12:15

Терлекчелек кышлатуга керде

Көзгә аяк басуга хуҗалык җитәкчеләре малларны торакларга кайтару мәшәкате белән яна башлый. “Яхшы торак – ярты азык”, дигән әйтемне истә тотучылар кышлатуга тагын да иртәрәк – терлекләр җәйләүгә күчү белән әзерләнә башлый. Шунысы да бар: соңгы елларда, лагерьларга күчмичә, малларны ел әйләнәсе торакларда асрауга өстенлек бирелә башлады. Ләкин ничек кенә булмасын, кышкы чорга аяк басар алдыннан тораклар һәм җиһаз-җайланмалар тиешенчә ремонтланырга, агарту-дезинфекция эшләре үткәрелергә, төрлесеннән һәм җитәрлек күләмдә азык әзерләнергә тиеш. Бу яктан Ленин исемендәге хуҗалык алдынгы рәттә бара. Әле күптән түгел генә Бадрак сөтчелек фермасына маллар җәйләүдән кайтарылды. Биредә 200дән артык баш савым сыеры асрала.

Терлекчелек кышлатуга керде
Терлекчелек кышлатуга керде

– Әлеге вакытта савым сыерларының күбесе ташлата. Декабрь айларында яшь үрчем көтәбез. Аларны таза-сау итеп үстерүдә бозау караучы Фәвис Юнысов белән Илгиз Каюмовның өлеше зур. Савылган продукцияне Калтасы сөт заводына тапшырып, хуҗалыкта кирәк-ярак алу өчен табыш китерәбез. Терлекчелек тармагында эш җиңелләрдән түгел. Башкалар тәмләп йоклаган вакытта алар таң әтәчләре дә уянганчы эшкә китә. Кичен дә караңгы төшкәч кенә эшләрен тәмамлап өйләренә таралар. Иртәнге савымнан соң кичкә кадәр маллар терлекче Венер Хәсбатуллин, Радис Сабиров, Җәүдәт Шәрипов, Роберт Сәмигуллин карамагында. Алар сенаж кертү, асларын алу, фураж салу һәм әле көннәр җылы тору сәбәпле малларны көтүлекләргә алып чыгып ашату да алар өстенә йөкләтелгән, – ди биредә лаборант булып эшләүче Лена Сәхипгәрәева.
Барлык этапларда да продуктларның барысына (эшкәртелмәгәненә дә, әзер булганына да) лаборатор анализлар үткәрүгә, шул рәвешле, аларның сыйфатын тикшереп торуга аерым игътибар бирелә. Бу катлаулы системада беренче белгеч булып авыл хуҗалыгы лаборанты тора. Бер генә хуҗалык та мондый белгечтән башка эшли алмый.
Лена Сәхипгәрәева Бадрак сөт фермасының хисапчы-лаборанты, үз эшен төптән белә. Үзенең эш дәверендә ул игътибарлылык, пөхтәлек һәм лаборатория тикшеренүләре өлкәсендә тирән белем таләп иткән белгечлекнең барлык нечкәлекләрен өйрәнгән.
Хәзерге стандартлар бик катгый һәм Лена Расих кызы моны яхшы аңлый, шуңа күрә ул пөхтәлек, төгәллек һәм җаваплылык ягыннан үзенә дә, ферма хезмәткәрләренә карата да таләпчән.
Лена Расих кызы ун елдан артык гомерен шушы хуҗалыкка багышлаган хезмәткәрләрнең берсе. Көндезен пешекче буларак механизаторларны тәмле аш-суы белән сыйлаган ханым, кичен фермада лаборант вазыйфасын башкара. Лена Сәхипгәрәева машина белән саву операторлары Лигия Логманова, Ләйсән Шәрипова белән уртак тел табып эшли.
Коллективның уңган, тырыш булуы да сөендерә. Биредә эшләүчеләр алар барлык башлангычларда да хуҗалык директорының ярдәмен тоялар, үзләренә йөкләнгән бурычларны кызыксынып һәм җиренә җиткереп башкарырга омтылалар. Бүген хуҗалыкта кем белән генә сөйләшеп китмә – әлеге уңышларның башында хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаковның таләпчәнлеге, тынгысызлыгы торуын билгелиләр.
Кышлату чоры җаваплы hәм мәшәкатьле вакыт. Җитмәсә, салкыннар өстәмә кыенлыклар тудыра. Терлекчеләргә уӊышлы хезмәт, югары продукция алуларын телибез.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: