Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 октябрь 2022, 12:15

Мал асрар өчен теләк һәм терәк кирәк

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән халык мәкале Касияр авылының ташландык фермаларын төзекләндереп, крестьян-фермер хуҗалыгы төзегән Илия Әгъләмовага тап килә.

Мал асрар өчен теләк һәм терәк кирәк
Мал асрар өчен теләк һәм терәк кирәк

Бәләкәйдән авыл тормышында кайнап үскән теремек кыз шәхси хуҗалыкларында күпләп маллар асраган әти-әнисенең уң кулы була. Терлекләрне ярату сыйфаты аңарда бәләкәйдән тәрбияләнә.
Әти-әнисе колхозчы булгач, шәхси хуҗалыкларындагы эшләрнең күбесе Илиянең иңенә төшә. Гомумән, ул бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. Һәрвакыт үз эшен ачып, малчылык тармагын булдыру нияте белән янып яши. Һәм бу хыялы аны озак көттерми. Күп кенә басуларны чүп үләннәре басуын, сыер фермаларның җимерелүен күреп йөрәге әрнегән Илия бөтен көчен үз учына җыеп, тормыш иптәше Әлфит һәм уллары белән киңәшләшеп, үз эшләрен башлап җибәрә. Башта 150 гектар җир эшкәртеп, иген үстерә башлыйлар. Ярыйсы гына табыш алгач, малчылык тармагын да акрынга йөгәнлиләр. Кара-чуар токымлы савым сыерлары аларның фермер хуҗалыгына төс бирә. Һәр сыердан тәүлегенә 25 литрдан да ким сөт алмыйлар алар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 150 баш терлек асрала, шуның 50се савым сыеры, 25 баш симертүдәге үгезләр.
– Агымдагы ел җир эше кешеләрен үзенең сые белән сөендерде. Мал азыгы дисеңме, ашлык дисеңме, бар да булды. Күпьеллык үләннәрдән ике мең рулон печән әзерләнде, меңгә якын салам рулоны ферма янына китереп өелеп куелды. Фураж да җитәрлек күләмдә әзерләнде. Малларны кышкы чорда ашатып чыгарлык мал азыгы җитештердек. Әлеге вакытта алдагы ел уңышы өчен 100 гектар мәйданнан артык җирне эшкәртеп куйдык, 100 гектарга якын арыш чәчелде. Хәзер бөтен көчебез кышлатуга төбәлгән. Тиздән башмакларыбыз бозаулый башлый. Әлегә малларны иткә дә, тере килеш тә сатмыйбыз. Үрчетү – төп бурыч, – ди Илия Рәзиф кызы.
Хуҗалыкта бөтен эш тә бердәм булып башкарыла. Илия белән Әлфит икесе дә иртәдән кичкә кадәр биредә бер эштән дә чирканмыйча эшлиләр. Уллары Алмаз, Альмир, Азамат чәчү һәм урып-җыю эшләрендә төп роль уйнаучылар. Алардан башка басуга бер трактор да, комбайн да кузгалмый. Өч бертуган егетләр кирәк икән тракторына утырып җир сөрәләр, мал азыгын ташыйлар, чәчәләр, урып-җыю эшләре вакытында комбайнда чиратлап көч салалар. Әгъләмовлар гаиләсендә бердәмлек сыйфатлары өстенлек алган.
– Киленнәрем Айгөл белән Илвина минем кызларым кебек. Хуҗалыкта эшләрне ырамлы итеп алып баруда аларның да өлеше зур. Механизаторларга аш-су әзерләү, сыерларны саву эшләре алар өстендә. Алар минем зур ярдәмчеләрем һәм таянычларым, – ди Илия шат елмаеп.
Авыл җирендә яшәүчеләр балда-майда гына йөзә дип әйтсәм, мин ялганчы булыр идем. Әмма эшлим дип тотынган кеше өчен бүген районда мөмкинлекләр җитәрлек. Әгъләмовларга да бер нәрсә дә җиңел бирелмәгән. Әмма бүген аларның өстәлләре – сыйлы, кесәләре – акчалы, хезмәтләре – кадерле һәм хөрмәтле.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: