Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 сентябрь 2022, 09:50

Уңайлы һәм заманча мал тораклары булдырыла

Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгару өчен фермалардагы мал торакларына тиешле ремонт эшләре башкару – бүген көнүзәк бурычлардан. Шуңа күрә “Колос” хуҗалыгының Әҗәк бүлекчәсенең мал фермасында ирешелгәннәрне ныгыта барып, алдагы кышлатуга әзерлек хәстәре күрелә. Мал азыгы хәзерләү белән беррәттән, фермалар ремонтына да ныклы игътибар бирелә.

Уңайлы һәм заманча мал  тораклары булдырыла
Уңайлы һәм заманча мал тораклары булдырыла

Әҗәк фермасында барлыгы 200гә якын баш мөгезле эре терлек тәрбияләнә. Аларны уңышлы кышлату өчен алдан хәстәрлек күрелә. Әлеге ферма буенча ике елга җитәрлек күләмдә печән, салам, ике сенаж чокыры хәзерләнгән, шулай ук быел ферма янына силос курганы да тыгызлап яталар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: