+26 °С
Болытлы
Үләй авылы янындагы 270 гектар мәйданлы кукуруз басуында эшнең кызу мәленә эләктек. Механизатор Фидаил Галимов Палессе мал азыгы әзерләүче комбайнында кукурузны чабып, тракторларга һәм йөк машиналарына төяп җибәрә. Айдар Ямуров, Рөстәм Зиннуров һәм Данис Сәфәровлар фидлот янындагы курганга силос ташуда эшлиләр. Йөк машиналары китереп бушаткан мал азыгын Денис Янов Т-150 тракторында тапап, тыгызлап тора.