Ишмәмәт авылы егете Марсель Нурисламов та яшь фермер буларак үзен "Агростартап" программасы нигезендә сынап карарга булды. Грант отып, 20 баш симменталь токымлы буаз башмаклар алып кайтып, әлеге вакытта уңышлы гына эшләп ята.
Башмаклары тиздән табыш китерер
“Бүгенге көндә башмакларыбыз бозаулый башлады. Әлегә тугыз баш бозау да бар. Аларны да үстереп, мал башын арттырырга планлаштырабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Марсель Нурисламов.