Заманалар үзгәреп, колхозлар бетә башлагач, Раил Ахунов крестьян-фермер хуҗалыгы төзи, эш урыннары булдыра. 400 гектар мәйданда җир эшкәртеп, аннары инде грант отып, 30 баш герефорд токымлы сыерлар алып, үз эшен җай гына җәелдереп җибәрә. Бүгенге көнгә терлек санын да 75кә җиткергән. Киләчәктә сыер башын 100гә җиткерергә ниятли.
Маллар иректә йөри, асларына күп итеп салам түшәлгән. Бу токымнан уртача көнлек үсеш 800 граммнан 1200 граммга кадәр, ә соңгы этапта 1500 граммга кадәр җитә. Герефордларның уртача тереләй авырлыгы 600дән 700 килограммга кадәр. Алар сөтне бик аз бирүче токым. Сыерларның сөте бары тик бозавына гына җитәрлек. Аларның ит сыйфаты һәм тәменә килсәк, бик тәмле һәм туклыклы.