Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 сентябрь 2022, 11:30

Алтын куллы Илдар

Бизнес-шериф – эшкуарның төп ярдәмчесе. Муниципалитет дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итүнең барлык институтларын берләштерү бурычы белән эш итә ул.

Алтын куллы Илдар
Алтын куллы Илдар

Эшкуарлар хокукларын яклау һәм инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле функцияләрне гамәлгә ашыра. Бизнес-шериф ярдәме белән үз эшен оештырып, үстергән эшкуарлар да районыбызда аз түгел. Заманаларның үзгәртеп кору чорында югалып калмыйча, үз эшен ачып җибәргән Борай егете Илдар Әхмәтҗанов бүгенге көндә тирә-як район халкы арасында үзенең столяр цехы  белән күпләргә якын таныш. 2020 елда район бизнес-шериф Марат Ахунов ярдәме һәм киңәше белән керамзитблоклар эшли башлый. Бу төр товарга көннән-көн спрос артуы, халыкның заманча матур итеп йорт салулары Илдарның бизнесын тотрыклы итеп алып барырга ярдәм итә.

– Миңа төзүче хезмәте яхшы таныш иде, минем  дәү әтием төзүче булган. Әнием дә МПМК да эшләде.  Ул вакытта аларның бригадасы район үзәгендә йортлар салды. Без якында гына яши идек, аның эшенә барып, ташчыларның кирпечтән стена өйгәннәрен сокланып карап торган идем. Сокланырлык та, күз алдында яңа йортлар калкып чыга бит! Шул чакта үскәч, дәү әтием, әнием кебек төзүче булам, дип уйладым. Минем туганда ук бу һөнәр канда булган. Шуңа күрә миннән ничек бу һөнәрне сайларга уйладың, авыр түгелме дигәнгә, “Мин  туганда ук цемент йотып туганмын. Шуңа раствор эшләми яши алмыйм”, дип шаяртам.  Эшемне бик яратып эшләдем. Әле бүген генә бинаның нигезен салып йөрисең, кемнәр монда яшәр икән дип уйлый-уйлый кирпеч артыннан кирпеч саласың, ә күпмедер вакыттан мәһабәт бина калкып чыга. Тиздән әлеге йортларда яши дә башлыйлар. Кичләрен тәрәзәләре якты утларга күмелгән йортларны күреп күңел сөенә... Һөнәремне кем начар яктан тасвирлый алыр икән?! Бәлки яшьтән эшләп үскәнгәдер, ул миңа бер дә авыр тоелмады.

Борай мәктәбен тәмамлаганнан соң Бөрегә электрогазосварщик булу нияте белән укырга кердем, бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Укып чыктым, әмма ләкин нәсел һөнәре мине үзенә кире тартып алды.  Миңа яңа матур йортлар салу, кешеләрне шатландыру,  рәхмәт сүзләрен ишетү бик ошый. Вакыт сизелми дә үтеп китте. Заманалар да үзгәрә бара. Кешеләр элек гади кирпечтән өй салсалар, тора бара зәвыклы төзелеш материалларыннан бик матур йортлар салуны алгы планга куя башладылар. Керамзиттан блоклар модага керде. Әмма ләкин бу материалны сатып алу өчен, шәһәрләргә барып заказ биреп, аннан китергәннәрен көтергә барлыгы 15 көнләп вакыт уза. Ә өй күтәргәндә 15 көн ул бик зур срок.  Шушы заман үзгәрешләренә ияреп мин дә, ташчы буларак, Борай җирендә керамзиттан блок эшләргә план кордым. Кайдан, ничек эш башларга дип район хакимиятенә юл алдым. Биредә минем каршыма район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов очрады. Күптәннән бер-беребезне танып белгәч, ул минем йомышым белән кызыксынды. Һәм барысын да тәфсилләп сөйләп биргәч, планым яхшы юнәлештәге эш булачагына ул мине төшендерде. Миңа үз эшемне башлау өчен бина булдырып, столяр цехын эшкә җибәрергә ярдәм итте. Менә шулай икенче ел инде Борай җирендә керамзит блок җитештерәбез, – ди эшкуар Илдар Әхмәтҗанов үз эше турында. 

Алай гына да түгел Марат Рәшит улы икенче елны яшь эшкурага брусчаткалар да суга башлауларын сорап тәкъдим итә. Әлбәттә, бу эш тә югалып калмый. Бүгенге көндә дөрес юнәлештә эш алып барган эшкуарның хезмәте дә зур табыш китереп, уңай бара. Брусчаткалар сугу өчен Илдар Әхмәтҗанов үзе станоклар булдыра һәм махсус калыпларга салып төрле формада һәм төстә зәвыклылык материалы җитештерә. Илдар цементлы раствордан төрле төзелеш материаллары әзерләсә, аның янындагы Азат Мәүлетдинов агач остасы буларак танылган. Аның кулындагы агач кисәге “ә” дигәнче хуҗалыкта кирәк-ярак эш коралына яки җиһазына әверелә. Илдар белән Азат икесе бер-берсенә ярдәм итеп, халык өчен эшлиләр. Шушы цехларында алар, совет чорындагы көнкүреш әйберләре, электр җиһазлары өчен музей да булдырып яталар.

– Үзебезнең чорда нинди җиһазлар барлыгын балаларыбызга күрсәтү өчен оештырып ятабыз бу эшне, – ди осталар.

Биредә эшләүче Венер Хуҗин белән Айнур Гумиров та хуҗаларыннан һәм эшләреннән канәгатьләр. “Эш пычрак булса да, хезмәт хакын вакытында алуы бик тә рәхәт”, – ди егетләр.

– Безнең өчен иң мөһиме – эшебезнең нәтиҗәсе, ул кешеләрне куандырырлык булырга тиеш, – ди районның бизнес-шерифы Марат Ахунов  эшкуарның хезмәтенә куанып.

Киләчәктә Илдар Әхмәтҗанов керамзиттан блоклар җитештерү объемын арттыру планы белән эшли һәм яши.

– Халыкка кирәкле төзелеш материаллары җитештерүемә мин бик шатмын. Бу кадәр эшне мин бер үзем генә башкарып чыга да алмас идем, әгәр  районыбыз бизнес-шерифы Марат Рәшит улы ярдәм итмәсә. Аның киңәшләре һәм ярдәме белән безнең районда бу эшләр башкарыла. Рәхмәт аңа, – ди Илдар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: