Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август 2022, 09:25

Агач теплицада үсә

Элеккеге “Борай урман хуҗалыгы” предприятиесе 2015 елдан башлап, “Борай урманы” автоном учреждениесенә әйләнеп, эшен уңышлы дәвам итте. Заман үзгәрешләренә ияреп, урманчылар да агач үстерүдә заманча технологияләр, яңа ысуллар  кулланып,  алга таба атлыйлар.  

Агач теплицада үсә
Агач теплицада үсә

Моңарчы биредә теплица төзелеп, чәчәк үсентеләре белән сату итсәләр, менә икенче ел инде яңа ысул белән нарат һәм чыршы орлыкларын үсентегә әверелдереп, районны һәм тирә-як районнарын яшелләндерүдә күп көч салалар. Ябык тамыр системасы булган үсентеләр үстерү өчен “Борай урманы” учреждениесе  хезмәткәрләре 850 квадрат метр мәйданлы теплица төзегәннәр. Биредә Гөлсинә Бәдертдинова, Фәния Ситдыйкова, Резеда Ногманова, теплица начальнигы Булат Хуҗин җитәкчелегендә уңышлы эшлиләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: