

Биредә “Арсланов” фермер хуҗалыгының комбайннары ашлык суктыра иде. Игенчеләр Финус Ямалтдинов, Радик Бәлагытдинов, Рузид Гайфуллиннар белән күптәнге танышлар булып чыктык. Мондый “алтын куллы” игенчеләрне ничек онытасың инде? Алар гомер-гомергә биредә кыр эшләре батыры булып макталган механизаторлар бит. Һәркайсы күп еллык игенче буларак бу кырларны йөзәр мәртәбә аркылыга буйга берничәшәр мәртәбә иңләгәннәр, быел да алар олы эштән читтә калмаган. Гомер-гомергә матур аяз көннең бер минутын да әрәм итмичә басуны иңли торганнардан бу егетләр. Өчесе дә озак еллар дәвамында игенчелектә эшләп бай тәҗрибә туплаган механизаторлар. Шуңа быел да алар бүгенгедәй киеренке чорда фермерга ярдәмгә килмичә читтә кала алмаганнар. Егетләр әнә шулай бер-берсен ял иттереп үстерелгәннәрне югалтуларсыз җыеп алып келәтләргә урнаштыру өчен тырышалар.