Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2022, 12:20

Арыш-бодай үсә дулкынланып, хуш исләрен кырга таратып

Басуларда эшләр гөрләгән чакта анда чыгып, хезмәт кешесе белән аралашып кайту гына да күңел рәхәтлеге бирә. Эшләреннән бүленгән арада үзләре турында да, иген уңышы турында да сөйләп алалар. Ә аннан соң яңадан техникаларына утырып, алтын башаклы иген диңгезенә чумалар. Күңелләрен эшләренә биреп, тырышып хезмәт куюны төп максат итеп алалар. “Гыйльмаутдинов” игенчеләре авыл янындагы бодай басуында каршы алды безне.

Арыш-бодай үсә дулкынланып, хуш исләрен кырга таратып
Арыш-бодай үсә дулкынланып, хуш исләрен кырга таратып

Биредә дүрт комбайн иде – ике “Палессе”, бер “Нива” һәм бер “Енисей”. Ринат Гыйлмаветдинов, Финат Хәкимов, Вадим Хәйдаров һәм Андрей Баһаутдиновларның исемнәре райондашларыбызга күптән таныш. Үз хезмәтләрен дистә еллар дәвамында югары күрсәткечләр белән алып бара алучы тырышлар да, ярдәмчеләре  өчен өйрәнеп, техника серләренә төшенер өчен бик әйбәт үрнәк тә алар.

Бөртеклеләрне ындыр табагына “КамАЗ” машинасында эшләүче Әлфред Низаметдинов, “МТЗ”да хезмәт куючы Рәфис Ризванов һәм менә “Зил” йөк машинасында хуҗалык җитәкчесе Геннадий Гыйльмаутдиновны күреп таң калдык. Күп кенә хуҗалык җитәкчеләре басуларда эш барышын гына тикшереп йөрсә, Геннадий Аскар улы үзе руль артына утырып, уңышның мул булуына шатланып, ашлык ташый.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: