Борай районына эш визиты белән Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары килде
Бүген, 17 август көнне, безнең районга эш визиты белән Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов килде. Сәфәр барышында аны Борай районындагы урып-җыю эшләренең барышы белән авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов таныштырды.