

Касияр авылы фермасында ул елларда барлыгы 12 савучы эшли идек. Ул вакытта кая мондый заманча җиһазлар, сыер саву аппаратлары. Бөтен эш кул көче белән башкарылды. Көненә һәрберебез 18шәр сыер сава идек. Эшебезне яратып башкардык.
Рәфинә Тимергази кызы Михаил Петрович белән язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә 50 ел гомер үтеп киткән. Алар иңгә-иң куеп тырышып матур итеп гомер кичерәләр. Икесе дә эшкә батыр, көчле рухлылар.
– Безнең әни – бик сабыр кеше. Тормышта һәрвакыт сабырлыгы белән үрнәк булды, шаян сүзле булуы белән аерылып торды. Бездә дә шул матур сыйфатларны тәрбияләде, сабыр булырга өйрәтте. Әтиебез дә һәрвакыт хезмәттә. Без әти-әнигә бик рәхмәтле. Оныкларын алар кебек яратучы юктыр. Пар канат булып, безне сөендереп, озак еллар яшәргә язсын аларга, – ди балалары.
Тормыш иткәндә нинди хәлләр булмый да, нинди генә язмышларга дучар булмыйсың. Әлбәттә, бу якты дөньяда яшәп ятканда аның матур чаклары да, бәхетле һәм рәхәт мизгелләре дә була. Кеше язмышы гаять катлаулы бит ул. Сынаулар, киртәләр, зур югалтуларны йөрәк аша уздырып, сикәлтәле юллар үтәргә дә туры килә. Язмышның ачы сынаулары да урап узмый бу гаиләне. Кинәт кенә аларның киленнәре Татьяна, өч баласын калдырып, мәңгелек йортка күчә. Оныклар дәү әни һәм дәү әти тәрбиясендә үсәләр. Ачы кайгыларны Ушияровлар зур сабырлык белән кичерәләр. Менә шулай язмыш сынауларына бирешмичә, көчле рухлы, киң күңелле булып яшәүче гаиләләр алдында баш иябез.