+17 °С
Болытлы
Әлеге гаилә 400 гектар мәйданда төрле культура һәм 100 гектарда печән үстерә. Ирле-хатынлы Лариса белән Динарик басучылык һәм малчылык юнәлеше буенча эш алып баралар.
– Басучылык һәм малчылык тармагын янәшә алып барганда гына хуҗалыкта зур табыш алып була. Шуңа күрә куәтле, яңа техника да аз кирәкми. Әле генә яңа ашлык чистарту һәм җилгәрү машинасы алдык, – ди уңган фермер киләчәк планнары белән уртаклашып.